Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җәмгыятьтә тәртип булсын өчен тәрбияне үзеңнән башларга кирәк

Соңгы ике елда авыл җыеннарын уздыруда бик отышлы яңалык керде - җыен башлануга байтак вакыт кала халык белән Пенсия фонды, социаль яклау, җир һәм милек палатасы, район үзәк больницасы вәкилләре очраша. Халык аларга ел баршында туган сорауларын бирә һәм белгечләрдән тиешле җавапларны ала. Күзкәй җыенына Пенсия фондыннан Раил Тимербаев, социаль...

Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевнең халык җыенына чыгарган отчет доклады шактый саллы иде. Сүз үзебез яши торган авыл тормышы, ел барышында башкарылган эшләр, гомумән, яшәешебез турында баргангамы, зал тулы халык аны кызыксынып, ялыкмый тыңлады. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, санап китсәң байтак эшләр башкарылган. Иске Байлар авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә обелиск эшләнгән. Шулай ук биредәге «Тимерче» чишмәсе төзекләндерелгән. Югары Байлар авылында иганәчеләр ярдәме белән «Каран» чишмәсе чистартылып, төзекләндереп, сафка бастырылган. Күзкәйдә һәм Иске Байларда буалар ремонтланган.

- Республикада 30дан артык программа эшли. Безнең җирлек тә программаларда актив катнаша, - диде Эдуард Рәкыйпович. - Аның кысаларында мәдәният йорты янындагы мәйданда тренажерлары, баскетбол мәйданы булган заманча спорт мәйданы эшләнде. Бишенче урамга, амбулатория ишек алдына асфальт җәелде, Яңа Байлар авылында 2,7 км пластик торба сузылды, тагын бер яңа башня куелды. Республика бюджетына бу 8,7 миллион сумга төште. Урамнарны яктырту программасы буенча Иске Байлар, Яңа Байлар авылларында яктырткыч прожекторлар куелды, - дип сөйләде Күзкәй авыл җирлеге башлыгы.

Аннары ул авыл Советы бюджетына, иганәчеләр ярдәме белән башкарылган эшләрне, кайсына күпме акча тотылуын, авыл Советының керем өлешенең үтәлешен санап чыкты. Җыенның максаты да авыл халкы алдында хисап тоту - кайда күпме акча тотылуы ачык булырга тиеш.

Авыл җирлегенә 4 авыл керә. Аларда барлыгы 1135 кеше исәптә тора. Алты егетебез бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә. Сүз уңаенда, район хәрби комиссары Дамир Вәлиев, һәр елдагыча, уллары хезмәттә булган ата-аналарга рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.

Аннары докладчы җирлеккә кергән авылларда күпләп мал, кош-корт асраучыларны санап китте. Аларның күпчелеге пай җирләре белән эшли.

Күзкәй авыл җирлегендә «Ярыш» җитештерү берләшмәсе эшли. Җитәкчесе үзебезнең авыл улы Расим Шәйхаттаров. Хуҗалык, кем әйтмешли, аягында нык басып тора. Яңа уңыш ашлыгын суктыруга ук пай җире ияләренә барлыгы 2115 центнер ашлык бирелде. «Ярыш»ның 1272 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуның 360 башы савым сыерлар. Димәк, сөт, ит сатудан ел әйләнәсе акча кереп тора. Былтыр хуҗалык үз хисабына 5 млн сумга заманча ашлык чистарту агрегаты алды, агымдагы ел уңышы өчен 1 млн 600 мең сумга ашлама сатып алынды. Хуҗалыкта төзелеш эшләре киң колач белән алып барыла: 200 урынлы савым сыерлар торагы, заман таләпләренә туры китереп, үзгәртеп корыла, бозауларны суык ысул белән асрый торган абзар файдалануга тапшырылды, фермага бетон өсле керү юлы эшләнде. Ындыр табагының түбәсе ябылды, ашлык амбарының идәне бетонланды. Кыскасы, кризис, санкцияләр дип гел күңелне төшереп торсалар да, авыл тырышып-тырмашып дөнья көтә, продукция җитештерә. Авыллардагы йортлар, каралты-куралар бөтенлеге, матурлыгы белән күңелне сөендерә. Урамнар киң итеп чистартылып тора, төнлә ялт итеп прожекторлар яна. Өйләргә газ, су кергән, көне-сәгате белән җыелган чүпне машина килеп алып китә. Җыеп әйткәндә, яшәү өчен барлык шартлар булдырылган. Күңелен борчыган мәсьәләләрне дә урап үтмәде Эдуард Рәкыйпович. Терлек асрау өчен барлык шартлар булуга карамастан, шәхси хуҗалыгында сыер асраучылар кими бара, кайбер йорт хуҗаларына капка төбендәге үләннәрне чаптыру өчен кат-кат мөрәҗәгать итәргә, ташландык йортларның хуҗаларын эзләргә туры килә.

Докладта мәктәп тормышы да, җирлектәге 11 авылга медицина хезмәте күрсәтә торган амбулатория, җирлеккә кергән мәдәният йортлары, китапханәләр эшчәнлегенә зур урын бирелгән иде.

Тормыш бер урында гына тормый - бөтен проблемалар да хәл ителеп беткән дип булмый. Җирлек башлыгы алда торган бурычларга, хәл ителәсе, башкарасы эшләргә дә тукталды, планнары белән уртаклашты. Экология елы уңаеннан авылдашларга мөрәҗәгать итеп ул: «Экология ул - тирә-як мохитнең чисталыгын саклау. Бу үзебезгә, балаларыбызга кирәк. Һәрберебез үзебезнең хуҗалыктан, капка төпләреннән башласак иде. Бу елда җирлегебезгә кергән авыллар тагын да матурланыр һәм һәр шәхси хуҗалык моңа үз өлешен кертер», - дип ныклы ышанычын белдерде.

Җыенда чыгыш ясаган район башлыгы Васил Хаҗиев шушы фикерне тагын да үстереп, гаилә тәрбиясенә, балаларны үстергәндә ата-ана үрнәгенең алыштыргысыз өлге булуына басым ясады.

- Кемнәндер нәрсәдер таләп иткәнче, тегендә-монда зарланып йөргәнче үзеңә: «Үзем барысын да эшли алдыммы?» - дигән сорауны ешрак бирергә кирәк. Бик күп нәрсә үзебездән тора. Балаларны кечкенәдән хезмәткә, чисталыкны сакларга өйрәтсәң, бигрәк тә чисталыкны үз куллары, үз тырышлыгы белән булдырса, ул беркайчан да тирә-юньне пычратмаячак. Моңа бакчада да, мәктәптә генә дә түгел, гаиләдә өйрәнергә тиеш ул, - диде район башлыгы.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев