Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Галиев: Татарстан банкларының лицензиясен алу – драма, әмма трагедия түгел

Татарстан Дәүләт советы депутаты белдерүенчә, республика икътисады тотрыклы эшләп килә, кризис җиңеләчәк. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча комитетның рәисе урынбасары Марат Галиев «События» газетасына биргән интервьюсында республика банк секторында килеп чыккан хәлне драма дип атады. Ләкин хәл никадәр авыр булса да, бу трагедия түгеллеген ассызыклады. "Өч...

Татарстан Дәүләт советы депутаты белдерүенчә, республика икътисады тотрыклы эшләп килә, кризис җиңеләчәк.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча комитетның рәисе урынбасары Марат Галиев «События» газетасына биргән интервьюсында республика банк секторында килеп чыккан хәлне драма дип атады. Ләкин хәл никадәр авыр булса да, бу трагедия түгеллеген ассызыклады.

"Өч банк белән килеп чыккан бүгенге хәл - драма. Ләкин трагедия түгел. Моннан да начаррак вакытлар булганы хәтеремдә. Финанс югалтуына караганда, дәрәҗәне югалту авыррак, чөнки аны озак торгызырга кирәк булачак. Ләкин бу куркуга төшүгә сәбәпче булыр дип уйламыйм. Республика икътисады, гомумән алганда, тотрыклы эшләп килә, димәк моны да башкарып чыгарбыз. Әлбәттә, күп эшмәкәрләр өчен бу авыр сынау. Гәрчә һәрберсенең үз очрагы. Кемгәдер 10 миллион - вак-төяк саналса, икенчегә - зур сынау, өченче өчен үлемгә тиң. Кайберәүләргә барысын да яңадан башларга туры киләчәк. Тормыш шулай корылган. Үсеш булмаган очраклар да килеп чыга", - дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев