Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров район хуҗалыкларын карады

Сессиядә ТРсы Премьер-министр урынбасары, ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.

Утырышка кадәр, район башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәшит Хәбетдинов белән бергә алар Тукай районының алдынгы хуҗалыклары белән танышып чыктылар.

Иң беренче булып алар Минталип Миңнехановның фермер хуҗалыгына юнәлделәр. Биредә фермер бөртеклеләрнең, яшелчә, бәрәңгене орлыкка дип тә, азыкка да җитештерә. Министр яшелчәләрне сортировкалау, кишерне юу, аны аерым капларга тутыру эше, саклау шартлары белән танышты.

Үткән елда әлеге фермер хуҗалыгында 1560 тонна ашлык, 3 мең тоннага якын бәрәңге, 1 мең тоннадан артык кишер, шуның кадәр аш кызыл чөгендер үстергәннәр.

– Без үстергән яшелчә якындагы Чаллы мәктәпләре, балалар бакчалары, сырхауханә ашханәләренә генә түгел, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Мөслим районнарының белем бирү учрежденияләренә дә китә. Шулай ук хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне Чаллы шәһәре кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Минталип Исмәгыйль улы. Аннары ул кунакларга утын белән эшләүче яңа котельныйны да күрсәтте.

– Яңа җиһазның чыгымнары зур түгел, ә менә файдасы искиткеч. Иң көчле салкыннарда да автоматик режимда эшләүче әлеге мич безгәбик нык ярдәм итте, – диде фермер.

Минталип Миңнехановның хуҗалыгыннан соң Марат Җәббаров фермер Наил Фәрраховның кошчылык комплексына юл тотты. Наил абый үзенең эшен 90нчы елларда бакротлыкка чыккан Калинин исемендәге колхозның ике ташландык бинасынан башлап җибәргән. Шул биналарны сатып алып ул аларны төзекләндергән, кирәкле җиһазларын сатып алган. Хуҗалыкның төп эш юнәлеше – инкубатор йомыркасы, тәүлеклек чебиләр, яшь кош сатудан гыйбарәт. Әлеге вакытта кошчылык фермасында 90 меңгә якын кош бар. Ферманың еллык әйләнеше 250 меңгә якын булган. Моннан тыш хуҗалыкта ит өчен бройлер чебиләре дә үстерәләр. 2022 елда кошчылык комплексы халыкка 50 мең баш бройлер чебиләре саткан.

Очрашу ахырында Марат Җәббаров ТРсы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тукайлыларга рәхмәт әйтеп, ларга алдагы эшләрендә дә уңышлар теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев