Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лондонда яшәүче Польша татары Мансур милләттәшебез генә түгел, ә якташыбыз да булачак

Газетабызда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Польша татары, Польша татарлары берләшмәсенең PR белгече, Польша татарлары өчен үзара аралашу сайты администраторы, бүгенге көндә Бөекбританиянең Лондон шәһәрендә яшәүче һәм анда печенье фабрикасынында логистика менеджеры булып эшләүче милләттәшебез Мансур Адамович белән таныштырабыз. - Мансур әфәнде, Бөтендөнья татар конгрессы...

Газетабызда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Польша татары, Польша татарлары берләшмәсенең PR белгече, Польша татарлары өчен үзара аралашу сайты администраторы, бүгенге көндә Бөекбританиянең Лондон шәһәрендә яшәүче һәм анда печенье фабрикасынында логистика менеджеры булып эшләүче милләттәшебез Мансур Адамович белән таныштырабыз.

- Мансур әфәнде, Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда беренче тапкыр гына катнашуыгызмы? Гомумән, Казанда булганыгыз бармы?

- Мондый Корылтайда, чыннан да, тәүге тапкыр катнашуым. Ә Бөтендөнья татар конгрессы белән һәрдаим аралашып торам. Узган елның декабрь аенда конференциядә катнашканым булды. Казан миңа бик якын. Беренче мәртәбә Татарстанга 2014 елда килдем һәм шул көннән бирле Казан каласына гашыйкмын. Бик тиздән исә гаиләм белән Казанга күченергә ниятебез бар.

- Россиядә туганнарыгыз бармы, каян туды мондый уй?

- Минем хәләл җефетем Пермь өлкәсенең Барда районыннан. Ләкин 11 ел инде Бөекбританиядә яшибез.

- Хатыныгыз да татармы?

- Әлбәттә!

- Берегез Польшадан, берегез Россиядән. Кайда таныштыгыз?

- Татарлар үзара таныша, аралаша торган сайтта таныштым. Безнең туй фотолары да бар анда.

- Ә ничек Бөекбританиягә барып чыктыгыз?

- Хатыным Венера Лондонда уку өчен грантка ия булды. Мин аның янына килдем һәм шунда калдым. Хәзер инде ике кызыбыз бар - Ләйсән, аңа 7 яшь һәм Айзилә - 1 яшь. Казанга да нәкъ шулар өчен күченәбез. Үзләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белеп үссеннәр дибез.

- Гаиләдә нинди телдә аралашасыз?

- Дүрт телдә - инглиз, рус, польша һәм татар. Нәкъ шушы тәртиптә.

- Ә татар теленең беренче булуын телисезме?

- Бик нык.

- Лондонда башка татарлар белән аралашасызмы?

- Әлбәттә. Очрашып, аралашып яшибез. Кулдан килгәнчә бер-беребезгә булышабыз да. Лонданда беренче тапкыр уздырылган Сабан туенда катнаштык, хәзер дә милли бәйрәмнәребезне үткәрәбез. Кырым татарлары белән дуслаштык. Алар белән Ураза гаетендә табигатьтә бергә бәйрәм иттек. Нәүрүз бәйрәмен дә билгеләп үтәбез. Кайбер татарлар нәкъ шундый очрашуларда үзләренең мәхәббәтләрен дә таба.

- Әти-әниегез кайсы милләттән? Тумышлары белән кайсы яктан?

- Минем гаиләм - чип-чиста татар. Күптән түген DNA тест ясадык. Шуңа күрә бернинди икеләнүсез әйтәм. Нәселебез Польшада 620 ел яши инде. Әтиемнең тамырлары - Ногай татарлары, әниемнеке - Кырым татарлары.

- Мансур дип чын татарча исемне кем кушты сезгә?

- Үзем. 2006 елда.

- Ни өчен?

- Ә сез үзегезне Анджелина дияр идегезме?

- Юк)))

- Менә мин дә юк. Паспортым буенча исемем Михал. Мин туган елларда Польшада балаларга бары тик Польша исемнәре генә бирергә яраган. Хәзер ул закон юк инде, татар исемнәре дә кушарга була. Гаиләм, туганнарым, дусларым миңа Мансур дип дәшә. Мансур исеме җиңүче дигәнне аңлата.

- Ни өчен Конгресска делегат итеп нәкъ менә сезне чакырдылар?

- 2003 елда Польша татарлары өчен tataria.eu сайты ачтым, шуның аркылы да мине Бөтендөнья татар конгрессында беләләр. 2011 елда исә минем әтием Ян (Яхъя) Польша татарлары берләшмәсенең башлыгы итеп билгеләнде, мин аңа булыша башладым. 2016 елда шушы оешма советы карары белән халыкара делегат итеп билгеләделәр. Шуңа күрә Конгресста мин үз кеше дисәм дә була.

- Сезнең фикерегезчә, Корылтай ни өчен кирәк?

- Иң әүвәл, бер-береңне күрү, аңлау өчен кирәк. Татарлар уртак проблемаларда, уртак бурычларда бергә уйланырга тиеш.

Делегатлар бер-берсе белән танышып, бер-берсенең тәҗрибәсен үз җирлекләрендә куллану өчен кирәк. Шәхсән без, Польша татарлары, мәсәлән, Корылтайда үзебезнең мәдәни үзәгебез хакында сөйләргә ниятлибез. Ул 2015 елда эшли башлады һәм Татарстан белән бәйләнешне тагын да арттырыга, үзара хезмәттәшлек итәргә әзер.

- Казанга күченеп килгәч нәрсә белән шөгыльләнергә уйлыйсыз?

- Белемем буенча мин журналист, һөнәрем - логистика менеджеры. Татарстанда эшләү буенча тәкъдимнәр бар инде. Шулай ук киләчәктә үз бизнесымны да ачарга ниятлим. Ә төп шөгылем, әлбәттә, гаиләм белән милли юнәлештә үсү булачак.

Бөтен дөньяга таралган татарларның бер улы - җиңүче Мансур, Польшада туып-үссә дә, хәзер Лондонда яшәсә дә, үзен Татар дип саный, балаларын чын татар кызлары итеп тәрбияли. Һәм бик тиздән ул милләттәшебез генә түгел, ә якташыбыз да булачак - Адамовичлар гаиләсе Казанга күченәчәк. Шулай итеп Польша татарларының милли, рухи, мәдәни мәнфәгатьләрен ул татарларның мәркәзе Казан каласыннан торып хәл итәчәк.

Әңгәмәдәш - Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА

Өстәге фотода - Мансур әфәнде Адамович (сулда) Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев