Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләлә чәчәкләре утырттык

Әҗмәкәй авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алып, авыл уртасында торган һәйкәл янында ләлә чәчкәлере утырттылар. Түтәлне алдан ук Фәннүр Хәйретдинов сөреп, тырмап куйды. Шарт буенча орлыклардан (суганнардан) кып-кызыл чәчәкләр үсеп чыгарга тиеш. Ләлә чәчәге орлыкларын Әҗмәкәй халкы үзе алып килде. Кемдер Чаллы кибетләреннән, кайсыберләре ярминкәләрдән сатып алып кайтты, берләре үзләренең бакчасыннан казып алдылар. Авылдашыбыз Нәсимә Сәетгали кызы ләлә суганнарын Казан шәһәреннән җибәргән. Олылар да, кечеләр дә бик канәгать булды ул көнне. Соңыннан һәйкәл янына чәчәкләр салдык. Бергәләп авылыбызга багышланган җыр башкардык.

Катнашучыларга мең рәхмәтләр яусын. Эшләнгән эшләребез уң булсын. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән булсын.
Рәисә Әһиуллина, Әнисә Әшрәпова, Әҗмәкәй авылы

Автор фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев