Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәй китапханәсендә Зифа Кадырова белән очрашу истәлеге узды

Күзкәй авылы китапханәсендә соңгы елларда киң танылу алган язучы, Татарстан Милли китапханәсендә "Ел китабы-2013" республикакүләм бәйгесенең "Татар прозасы" буенче җиңүчесе, биш китап авторы Зифа Кадыйрова белән күңелләрдә озак сакланырлык бик җылы, бай эчтәлекле очрашу булды. Анда укытучы апалары белән бергә югары сыйныф укучылары, "Хәзинә" ветераннар клубына йөрүчеләр катнашты. Зифа Кадыйрова...

Күзкәй авылы китапханәсендә соңгы елларда киң танылу алган язучы, Татарстан Милли китапханәсендә "Ел китабы-2013" республикакүләм бәйгесенең "Татар прозасы" буенче җиңүчесе, биш китап авторы Зифа Кадыйрова белән күңелләрдә озак сакланырлык бик җылы, бай эчтәлекле очрашу булды. Анда укытучы апалары белән бергә югары сыйныф укучылары, "Хәзинә" ветераннар клубына йөрүчеләр катнашты. Зифа Кадыйрова үзе белән кызыклы шәхесләр-берничә китап авторы, шәһәрдә 55 ел буе эшләп килүче "Ләйсән" әдәбият-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, китапханәче Роза Хәмидуллина, мәдәният хезмәткәре,автор-башкаручы Зөлфия Җиһанны да алып килгән иде.

Заһидә Нәбиуллина сүзләре буенча, өлкәннәрдән дә бигрәк бу очрашуны укучы егетләребезгә һәм кызларыбыз өчен чын тәрбия, әхлак тәрбиясе дәресе дип була. Язучы апалары гаилә учагы җылысы, әби-бабайлар, әти-әниләр кадере, тормыш юлында очрый торган каршылыкларны, язмыш куйган киртәләрне җиңә белү өчен яшьтән үк кыенлыкларга бирешмәскә, җебеп төшмәскә өйрәнеп үсәргә киңәш итте, шәфкатьле, ярдәмле, саф күңелле булуның әҗере турында бик гади дә, үтемле дә итеп сөйләде.

Роза Хәмидуллина Зифа Кадыйрованың иҗаты турында тәфсилләп сөйләде."Аның китапларын укыганда шундагы тормыш эчендә кайныйсың, шундагы геройлар арасында йөрисең, алар өчен борчыласың, шатланасың. Кайда гына очрашуга барсак та, укучылар аннан тагын шундый-йокымсырый башлаган күңелләрне кузгата торган китап язуын сорыйлар, иҗат ялкыны сүрелмәсен. Күзкәйгә авторның дүртенче тапкыр килүе. Шундый җылы мохитта китап укучылары белән очраштырган өчен китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнуровага зур рәхмәт."-диле ул һәм үзенең шигырьләрен укыды, Зөлфия Җиһан сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат иткән җырларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев