Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күзкәй авылы өлкәннәренең девизы – хәрәкәттә-бәрәкәт

Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче "Хәтирә" клубында даими ял сәгатьләре үткәрелә. Менә өченче ел инде клуб әгъзалары көн саен 2 сәгать скандинавларча йөреш белән шөгыльләнәләр. Бу төр спорт чарасы умыртка сөяген, буыннарны ныгыта, кәефне күтәрә, йөрәк-кан тамырлары йөрешен нормальләштерә. Һәм даими йөрүчеләр моның хаклыгына гамәлдә ышанды. Шуңа күрә сафларыбыз арта бара....

Күзкәй китапханәсе каршында эшләүче "Хәтирә" клубында даими ял сәгатьләре үткәрелә. Менә өченче ел инде клуб әгъзалары көн саен 2 сәгать скандинавларча йөреш белән шөгыльләнәләр. Бу төр спорт чарасы умыртка сөяген, буыннарны ныгыта, кәефне күтәрә, йөрәк-кан тамырлары йөрешен нормальләштерә. Һәм даими йөрүчеләр моның хаклыгына гамәлдә ышанды. Шуңа күрә сафларыбыз арта бара.

Йөреш вакытында күнегүләр ясыйбыз, үзара җылы аралашабыз, хәл-әхвәлләребезне белешәбез, көненә 3-4км. юл үтәбез. Безнең девизыбыз: "Хәрәкәттә-бәрәкәт!" дип хәбәр итә Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев