Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күзкәй авылында балалар арасында «Комдагы хыяллар» конкурсы узды

Җәй, каникул, дип тормыйлар, Тукай районында балалар белем чишмәсенә - китапханәгә дә юлны онытмыйлар. Кызыклы китап алыр өчен килеп торалар. Китапханәче апалары белән бергә әкиятләр укыйлар, пластилиннан фигуралар ясыйлар, бергә-бергә мастер-класс үткәрәләр. Шулай ук мультфильмнар да карыйлар. Китапханә белән генә чикләнмичә, табигатькә үк чыгып китәләр. Бу юлы Күзкәй авылы китапханәсе...

Җәй, каникул, дип тормыйлар, Тукай районында балалар белем чишмәсенә - китапханәгә дә юлны онытмыйлар. Кызыклы китап алыр өчен килеп торалар. Китапханәче апалары белән бергә әкиятләр укыйлар, пластилиннан фигуралар ясыйлар, бергә-бергә мастер-класс үткәрәләр. Шулай ук мультфильмнар да карыйлар. Китапханә белән генә чикләнмичә, табигатькә үк чыгып китәләр. Бу юлы Күзкәй авылы китапханәсе кунаклары, комлыкка чыгып, «Комдагы хыяллар» дигән конкурс үткәрделәр. Әйтергә кирәк, чынлап та хыяллар тормышка ашты, балаларның тырышлыгы ярдәмендә тоннель, замок, чәчәкле ком таулары (барханнар) һәм зур кояш искиткеч матур килеп чыкты. Конкурста нәкъ менә дуслык җиңгәнне күрсәтеп, кояш ясап фотога да төштек, дип хәбәр итте Күзкәй авылы китапханә җитәкчесе Тәнзилә Шәйхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев