Яңалыклар

Кыйммәт түләгән – очсызын алган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 211 шалтырату кергән. Барысы 9 җинаять эше кузгатылган. 

Бакчачылык ширкәтләреннән ике урлау очрагы буенча гаризалар кергән. Берсендә акча алып чыгып киткәннәр, икенчесендә – спиртлы эчемлекләр һәм ашамлыклар. 
Бакчасарай авылында яшәүче 18 яшьлек егет Интернет-сайттан кәрәзле телефон сатып алганда алданган. Ул бертөрле телефонга заказ биргән һәм түләгән, ә посылка белән башка төрлесе – күпкә очсызрагы килгән. 
«Татарстан» совхозы поселогыннан билгесез кеше мотоцикл урлаган.
Яр Чаллы – Зәй юлында Түбән Камада яшәүче 59 яшьлек ир-ат ЮХИДИ инспекторына ялган машина йөртү таныклыгы күрсәткән. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев