Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыяр үстерү СЕРЛӘРЕ

Май башында теплицага күчереп утырту өчен кыяр чәчү вакыты җитеп килә. Моның өчен бездә барысы да әзерме?

Орлык.Аны махсус кибетләрдән яки үзегез ышанган кешедән генә сатып алырга тырышыгыз. Яңа пакет артыннан кибеткә юл тотканчы, хәзинәгездәгеләрне барлагыз. Иске орлыктан тишелгән үсентеләрдә кысыр чәчәкләре аз була. Кыяр орлыгын 5 – 7 ел дәвамында сыйфатына зыян китермичә сакларга мөмкин. Төсле тышчага катырылмаган орлык­ларны, чәчкәнче, марганцовка эремә­сендә (дезинфекцияләү өчен)
тотарга кирәк.

Савыты. Хәзер чәчсәк, кыяр үсентесе теп­лицага күчереп утыртканчы инде 4-5 чын яфрак чыгарырга өлгерә. Шулай икән, орлыкларны кимендә 0,5 литр сыеш­лы савытларга чәчү кирәк. Чүлмәкнең 7 – 10 см биеклектә булуы әйбәт. Ә инде кыяр орлыгын апрельнең икенче яртысы яки ай азагында гына чәчәргә ниятләп торучылар өчен 0,3 литрлы яисә як-ягы 4-5 см озынлыктагы шакмак рәвешендәге кассеталар да ярап торачак.

Туфрагы. Кыяр өчен төрлечә әзерләнгән туфрак катнашмасын кулланырга мөмкин. Үзегезгә кайсы ошый, шунысын сайлап алыгыз.

Торф + черемә (3:1 яки 2:1 яисә 1:1 нисбәтеннән).

Реклама

Торф + черемә + пычкы чүбе (5:1:1).

Кәсле туфрак + черемә + торф (1 + 1 + 1).

Ашлама. Кыяр үстерү өчен гадәттә комплекслы яки азотлы, фосфорлы һәм калийлы ашламалар кулланыла. Орлык тишелеп чыкканнан соң ике атна узгач, үсен­тене минераль коктейль белән тук­ландыру әйбәт (10 литр суга 5 г азотлы, 5 г калийлы, 20 г фосфорлы ашлама һәм 20 г известь нисбәтеннән).

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев