Кызыл Байракта авыл бәйрәме үтте
Кызыл Байрак авылының бик матур урынында, төзекләндерелгән чишмә янында, авыл бәйрәме узды. Жәяүләп тә, машиналарына утырып та халык авыл башындагы урман буена агылды. Бәйрәмдә авыл халкы да, кунакка кайтучылар да бик күп иде. Бәйрәмгә «Сорнай» ансамбле солисты, авылдашыбыз Ильмир Ямалов үзенең җор сүзле булуы, дәртле җыр-моңнары белән халыкны үзенә каратты....
Кызыл Байрак авылының бик матур урынында, төзекләндерелгән чишмә янында, авыл бәйрәме узды. Жәяүләп тә, машиналарына утырып та халык авыл башындагы урман буена агылды. Бәйрәмдә авыл халкы да, кунакка кайтучылар да бик күп иде. Бәйрәмгә «Сорнай» ансамбле солисты, авылдашыбыз Ильмир Ямалов үзенең җор сүзле булуы, дәртле җыр-моңнары белән халыкны үзенә каратты. Мусабай-Завод авылы кызлары, егетләре дәртле жырларын бүләк иттеләр. Күршеләребез - Таулы Дөреш авылыннан килгән кунаклар да кыстатып тормадылар. Баянга кушылып, моңлы җырларын суздылар.
Кызыл Байракта туып-үскән Фирдәүсә Әхмәтшина чишмә турында, бәйрәм табыннарының күрке булган бәлеш турында үзе язган шигырьләрен укыды һәм бик матур җырын бүләк итте. Бәйрәмгә Татарстанның халык артисты, Яр Чаллы Дәүләт драма театры артисты Инсаф Фәхретдинов та чакырулы иде. Ул үзенең чыгышында Кызыл Байрак авылы халкы өчен шундый күңелле бәйрәм оештыручыларга рәхмәтләрен житкерде, авылларда чишмәләргә зур игътибар бирелүен, аларның онытылмавын, югалмавын әйтеп китте. Бәйрәмдә балалар өчен махсус мәйданчык эшләде. Анда мастер-класслар оештырылды. Кечкенәләр китаплар укыдылар, рәсемнәр буядылар. Соңыннан, бәйрәмгә җыелучылар, алган тәэсирләрен уртаклашып, рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә тәмле коймак белән чәй эчтеләр.
Гөлшат Салихова,
Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев