Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыргыз хатын-кызлары борынгы милли киемнәргә өстенлек бирә башлаган

Билдәмчә-итәкне модага кайтару карары Бишкәктә Гамәли сәнгать мәктәбендә кабул ителгән. Кыргыз хатын-кызларының элек гадәти булган киеме - билдәмчә-итәк, мода дөньясына кайту өчен, яңарыш кичерә. Режиссер Гәүһәр Сыдыкова "Анадолу" агентлыгына белән әңгәмәсендә шул хакта сөйли. Кыргыз халкы элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән, әмма күпчелеге күчмә тормыш рәвеше алып барган. Шуңа да кыргызларның...

Билдәмчә-итәкне модага кайтару карары Бишкәктә Гамәли сәнгать мәктәбендә кабул ителгән.

Кыргыз хатын-кызларының элек гадәти булган киеме - билдәмчә-итәк, мода дөньясына кайту өчен, яңарыш кичерә. Режиссер Гәүһәр Сыдыкова "Анадолу" агентлыгына белән әңгәмәсендә шул хакта сөйли.

Кыргыз халкы элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән, әмма күпчелеге күчмә тормыш рәвеше алып барган. Шуңа да кыргызларның милли киемендә күчмәннәр өс-башына хас алымнар бар, дип белдергән Сыдыкова.

Хатын-кызлар костюмы гадәттә күлмәктән һәм шаровардан торган. Яшь кызлар ачык төстәге тукымадан тегелгән киемнәр кигән. Билдәмчә - итәкнең бер төре, аны гадәттә кара һәм төсле бәрхеттән теккәннәр, аның путасы булган.

Билдәмчә хатын-кызны салкыннан саклаган һәм гәүдәсен төз тотарга ярдәм иткән. Киң путалы традицион итәк бүген дә модага керә, дип билгеләп үтте Сыдыкова. Билдәмчәнең модага кайтару карары Бишкәктә Гамәли сәнгать мәктәбендә кабул ителгән.

Билдәмчә-итәкне теккәндә, төбәкләрнең орнаментлары исәпкә алынган, төсләр һәм тукыманың туры килә торган төрләре кулланылган. Гәүһәр Сыдыкова сүзләренчә, яңа итәкләрне кияүдәге хатын-кызлар да, яшьләр дә бик теләп киеп йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев