Күзкәй авылының «Нур» халык театры коллективы премьерасын күрсәтте
Яңалыклар

Күзкәй авылының «Нур» халык театры коллективы премьерасын күрсәтте

Тамашачыга Хәбир Ибраһимовның «Ялгыз каен сүзе» мелодрамасын тәкъдим иттеләр.

Күзкәй авылының «Нур» халык театры коллективы кичә - бәйрәм көнендә авыл халкын өр-яңа спектакль премьерасы белән сөендерде.

Тамашачыга Хәбир Ибраһимовның «Ялгыз каен сүзе» мелодрамасын тәкъдим иттеләр. Залда авылдашлары гына түгел, шәһәрдән, күрше-тирә авыллардан килгән кунаклар да күп килгән иде.

Күзкәйлеләр спектакльне бик оста куйдылар, рольләрен менә дигән башкардылар. Халык аларны бик җылы кабул итеп алды👍

Районыбызда «Нур» халык театры кебек мондый үзешчән театр коллективларын үстерү, алга таба да сәхнә осталары тәрбияләү бурычын куябыз, бу юнәлештә әле башкарасы эшләр күп.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев