Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле кичә булды

Теләнче-Тамак мәдәният йортына “Хәзинә” клубы активы белән очрашуга Мамадыштан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе, Гөлнур Васыйлова килде.

Бу юлларның авторы каләм иясе һәм аның иҗаты белән якыннан таныштырды. Ә Гөлнур ханым тормыш юлын бик кызыклы итеп үзе сөйләп бирде. Бүгенге көндә Гөлнур Васыйлованың 9 китабы бастырылган, 32 шигыренә җырлар язылган. Ул җырларның берничәсен үзе баянда уйнап, үзе җырлап, тыңлаучыларга җиткерде. Шулай ук экраннан аның иҗатына багышланган видео-язмалар да карап үттек. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Шарипҗан улы Нәҗметдинов үтенече белән Гөлнур ханым Хуҗи авылына багышлап, бик матур җыр язган. Ул җырны безгә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Галиева ишеттерде. Бу җыр өчен җирлек башлыгы Рамил Нәҗметдинов шагыйрәгә рәхмәтләрен белдерде, бүләкләр тапшырды. Шулай ук очрашуны бизәп, мәдәният йорты хезмәткәре Руслан Гибадуллин да музыкаль чыгыш белән шатландырды. Менә шундый җылы, җырлы-моңлы мөгаләмәдә  үтте бу кичә.

Рамилә Сәгъдиева.

/Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев