Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел шулай кушты...

- Ураза аеның соңгы көннәрендә районның өлкәннәре өчен дә изгелек эшлисе килеп китте, - ди Тукай районының инвалидлар hәм ветераннар оешмасы рәисе Фәйрузә Вәҗиева. Ул районның инвалидлар hәм картлар йорты директоры Илфак Мөхәммәтовка мөрәҗагать белән чыга.

«Сез җитәкләгән картлар йортында өлкәннәр өчен ифтар ашын үткәрик әле», дип тәкъдим итә ул. Әлбәттә, җитәкче аның изге башлангычын тиз арада хуплап ала.

- Дәррәү килеп, барыбыз да җыелып районның картлар hәм инвалидлар йортында гомер кичерүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар өчен ифтар ашын үткәрдек. Тләнче Тамак авылыннан Нияз хәзрәт тә килде. Корьән укыды, вәгазьләр сөйләде. Иншалаh, әби-бабайларыбызның күңеле булды, алар хәммәбезгә дә рәхмәт сүзләрен җиткәрде, - ди Фәйрүзә Фаязовна.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Тукай районының инвалидлар hәм картлар йортында 55 кеше яши. Иң яшенә 44 яшь булса, иң өлкәне тиздән 87 яшен тутыра. Интернатта аларга 33 эшләүче хезмәт күрсәтә.

- Әлбәттә, монда яшәүчеләрнең һәрберсенең үз язмышы, үз тормышы. Берсе дә монда рәхәт тормыштан туеп килмәгән. Шул ук вакытта караучысыз калган кешеләрне сыендырырга ярый әле районыбызда шушы картлар һәм инвалидлар йорты бар. Ни генә дисәң дә, биредә алар игътибар һәм хәстәрлек белән уратылган, - ди Фәйрүзә ханым.

Әйе, мондый очрашулар өлкәннәребезнең тормышына ямь өсти. Шуңа күрә ялгызларның, өлкәннәрнең хәлен белешү, ярдәмләшү кебек изге эш-гамәлләр көндәлек тормышыбызда да күркәм гадәткә әверелсен, ә изге эшләрне башкаручыларга саваплар булып кайтсын иде...

/Гөлназ Шакирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев