Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Круглое Поле поселогы мәктәбе «Герой партасы» Бөтенроссия проектына кушылды

Мәктәпне тәмамлаган Марат Камил улы Вәлиевка багышланган «Герой партасы» тантаналы рәвештә ачылды.

Круглое Поле поселогы мәктәбендә «Бердәм Россия» партиясенең «Герой партасы» федераль проекты чарасында мәктәпне тәмамлаган, Ватан өчен батырларча гомерен биргән Марат Камил улы Вәлиевка багышланган мемориаль парта ачылды.

«Герой партасы» – укучылар өстәленә урнаштырылган, геройның фотосы, биографиясе һәм батырлык эше турында мәгълүмат белән бизәлгән мемориаль объект. Аның артында утыру хокукы укуда, спортта яки иҗтимагый тормышта югары уңышлар күрсәткән балаларга бирелә.

Тантанада  Маратның әти-әнисе, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, МХО катнашучысы Эдуард Әлфат улы Тәрҗемин,     МХода һәлак булган  Евгений Васильевич Орлушинның хатыны Зөлфия Әсхәт кызы Орлушина, Тукай районының «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Айгөл Шабакаева, «Беренчеләр хәрәкәте»  активистлары, мәктәп үзидарәсе лидерлары һәм район хакимияте вәкилләре катнашты. 

Марат Вәлиев хәрби бурычларны үтәү өчен МХО зонасына чакырылды. Батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. 

Мәктәп директоры Әлфия Шәйдуллина геройның әнисе Равия Нәфыйковнага улын патриотизм һәм Ватанга тугрылык рухында тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде. «Герой парта»сын ачу хокукы нәкъ менә аңа бирелде. 

 

Батырлыкка хөрмәт йөзеннән чарада катнашучылар кызыл канәфер чәчәкләре салдылар һәм Марат Камилевичны, Ватан өчен гомерләрен биргән барлык геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Миләүшә Шакирова чараны мондый сүзләр белән тәмамлады: 

«Марат безнең йөрәкләрдә – туганнарыбыз, дусларыбыз һәм сыйныфташларыбыз хәтерендә мәңгегә калачак. Һәр заман үз геройларын тудыра. Безнең бурычыбыз – аларның батырлыгы һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәте турындагы истәлекне киләсе буыннарга тапшырып саклау». 

Ватан батырларына мәңгелек дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев