Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поле һәм Новотроицкое участок вәкаләтлеләре бүгеннән яңа бинада эшли һәм яши башлады

Бүген Круглое Поледа һәм Новотроицкоеда участок вәкаләтлеләре өчен эш урыны һәм торак йортны берләштереп төзелгән биналарны файдалануга тапшырдылар. Төзелеш хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа кысаларында тормышка ашырылды.

Новотроицкоеда яңа эш урыны һәм өч бүлмәле йорт ачкычларын участок вәкаләтлесе, полиция лейтенанты Илнар Әхмәтханов район буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов кулыннан алды. 25 яшьлек Илнар Әхмәтхановның әле Новотроицкоега эшкә килгәненә әле ел ярым гына. Моңа кадәр хатыны һәм кечкенә кызы белән Чаллыда әниләрендә яшәгәннәр. Эшкә дә көн саен шуннан килеп йөргән. Илнар Новотроицкое җирлегенә кергән дүрт авылга һәм биш бакчачылык ширкәтенә хезмәт күрсәтә.
Круглое Поле поселогында исә яңа йорт һәм эш урыны ачкычларын участок вәкаләтлесе, полиция майоры Спартак Иванов алды. Аның әле Круглое Поледа эшли башлавына өч ай гына, моңа кадәр Кече Шилнә авыл җирлегендә хокук тәртибен саклаган. Ә эчке эшләр органнарындагы хезмәт стажы 15 ел. Яңа өйгә Спартак Иванович хатыны Лилия һәм өч улы белән керде.
Круглое Поледа әлеге бинаны ачу тантанасында ТР Эчке эшләр министрлыгыннан полиция башлыгы урынбасары Марат Айдаров, район башлыгы Васил Хаҗиев катнаштылар. Марат Айдаров быел республикада шушындый 84 йортның тапшырылуын, 2014-2015 елларда тагын 106 йорт төзеләчәген әйтеп үтте. Круглое Поленың участок вәкаләтлесенә министрлык исеменнән ул яңа "Нива" машинасы бүләк итте.
Ике җирлектә дә йортлар эшләү өчен һәм яшәр өчен барлык шартлары тудырылып, өр-яңа мебельләр белән җиһазланып тапшырылды. Новотроицкоедагы әлеге йортны төзү чыгымнарын район үз өстенә алды, Круглое Поледагысы республика бюджетыннан төзелде. Генераль подрядчылар - районда эшләүче "Автостройинком" һәм "Евростиль" төзелеш оешмалары. Ике авылда да эшләр әле җәй көне башланган иде, төзүчеләр аны ике-өч ай эчендә башкарып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев