Круглое Поле балалары әкиятләр дөньясына сәяхәт итте
Яңалыклар

Круглое Поле балалары әкиятләр дөньясына сәяхәт итте

Круглое Поле поселогы китапханәсендә нәни укучылар өчен «Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез — вакытны файдалы үткәрәбез» дип аталган мавыктыргыч һәм танып-белү программасы оештырылды. Чара барышында балалар әдәби конкурсларда, интеллектуаль ярышларда һәм кызыклы викториналарда үзләренең белемнәрен сынадылар.

Яшь китап сөючеләр төрле биремнәр үтәделәр: язучыларны һәм аларның әсәрләрен искә төшерделәр, геройларның исемнәре буенча әкиятләрне таптылар.

Уеннар тәмамлангач та балалар өйләренә таралырга ашыкмады — алар китап киштәләрен карап чыктылар, өйдә уку өчен кызыклы әсәрләр сайладылар һәм алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Фото: район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев