Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше шәһәрдә 6 яшьлек кыз бала 9 каттан егылып төшеп, могҗиза белән генә исән калган

20 февраль көнне сабыйны хастаханәдән чыгарганнар. Түбән Камада уникаль вакыйга булган. 6 яшьлек кыз бала 9 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, могъҗиза белән генә исән калган. Түбән Каманың Сәламәтлек саклау идарәсендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы коррепондентына бу вакыйга 16 февраль көнне булуын хәбәр иттеләр. "Сәгать 19.45 баланы әти-әнисе хастаханәгә алып килгән. Медиклар...

20 февраль көнне сабыйны хастаханәдән чыгарганнар.

Түбән Камада уникаль вакыйга булган. 6 яшьлек кыз бала 9 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, могъҗиза белән генә исән калган.

Түбән Каманың Сәламәтлек саклау идарәсендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы коррепондентына бу вакыйга 16 февраль көнне булуын хәбәр иттеләр. "Сәгать 19.45 баланы әти-әнисе хастаханәгә алып килгән. Медиклар кичекмәстән аны тикшергән. Баланы травматолог, хирург, балалар табибы, реаниматолог караган. Шулай ук аңа рентген, УЗИ ясалган һәм барлык кирәкле анализалар алынган. Имгәнүләр булмаган, анализ нәтиҗәләре дә яхшы", - дип аңлаткан идарә тармагы вәкиле.

Баланы күзәтү астына алганнар һәм хастаханәгә салганнар. 20 февраль көнне кыз баланы чыгарганнар.

Вакыйга яхшы тәмамлану сәбәпле, ул фаш ителмәгән.

Медикалар ата-аналарны балаларына игътибарлы булырга, аларны өйдә ялгыз калдырмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев