Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күргәзмәгә килегез: анда сезнең дә фотогыз булу ихтималы бар

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева Чаллы халкын һәм тукайлыларны тагын бер иҗади табыш белән куандыра. 25 апрельдән «Энергетик» мәдәният сараенда фотокүргәзмә эшли башлады. 3 залда 700 фоторәсем урнаштырылган. Фотоларда таныш йөзләр, Чаллы төбәге белән бәйле вакыйгалар. Рәсемнәрнең бер өлеше безне Совет чоры вакыйгалары - удар төзелешләр, 1 Май митингларына...

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева Чаллы халкын һәм тукайлыларны тагын бер иҗади табыш белән куандыра. 25 апрельдән «Энергетик» мәдәният сараенда фотокүргәзмә эшли башлады. 3 залда 700 фоторәсем урнаштырылган. Фотоларда таныш йөзләр, Чаллы төбәге белән бәйле вакыйгалар. Рәсемнәрнең бер өлеше безне Совет чоры вакыйгалары - удар төзелешләр, 1 Май митингларына кайтара, икенчеләрендә бүгенге көн чагылыш тапкан. Иң борынгы фоторәсемнәр узган гасырның 20 елларына туры килә. Фотоларда - Чаллы төбәге тарихы. Күргәзмәгә килүчеләр танышларын яисә үзләрен күреп алып ихластан сабыйларча шатлана, шунда ук яннарындагыларга ул вакыттагы вакыйгаларны дәртләнә-дәртләнә сөйләргә керешәләр.

Күргәзмә инде өченче тапкыр үткәрелә, андагы рәсемнәр ел саен алмашынып тора. Гомуми алганда, күргәзмә фондында фотолар саны 7 меңгә җиткән. Алдагы елларда профессиональ фотографларның төрле вакыйгаларга багышланган эшләре куела килсә, быел шәхси архивлардагы фотолар да урын алган. Фотокүргәзмә шуның белән дә кызыклы. Биредә фотосурәткә төшерү осталары ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Николай Туганов, Камил Ситдыйковның фотоларына киң урын бирелгән. Николай Черкеев, Салих Фәтхуллин эшләрен күрергә була.

Күргәзмәгә килгән һәркем биредә үзенең танышларын таба ала. Сез дә барып карагыз! Фотокүргәзмә 1 июньгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев