Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпбалалы гаиләдә 9нчы бала тууы теркәлде

Район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге өчен июнь ае уңдырышлы булды. Барлыгы 13 никах рәсмиләштерелгән. Ел башыннан исә - 49 никах. Шуларның 32се тантаналы шартларда уздырылган. 12сендә кияү белән кәләш төрле милләт вәкилләре. 6 никах исә чит ил гражданнары белән рәсмиләштерелгән. Ел башыннан район гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә 189 бала тууы...

Район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге өчен июнь ае уңдырышлы булды. Барлыгы 13 никах рәсмиләштерелгән. Ел башыннан исә - 49 никах. Шуларның 32се тантаналы шартларда уздырылган. 12сендә кияү белән кәләш төрле милләт вәкилләре. 6 никах исә чит ил гражданнары белән рәсмиләштерелгән.

Ел башыннан район гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә 189 бала тууы теркәлгән. 37 нарасый үзенең беренче документын - туу турындагы таныклыкны июнь аенда алган. Шуларның 20се - малай, 17се - кыз.

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче күпбалалы ананың 9нчы сабые дөньяга аваз салды. 20 июнь көнне Владимир исемле кечкенә тукайлының әнисенә туу турындагы таныклык тапшырылды.

Июнь аенда 1 тукайлы исемен алыштырган, ә ел башыннан бу күрсәткеч - 10 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев