Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котыру чире йоктыра күрмәгез

Бакчасарай авылында котыру чире белән авыручы төлке табылган. Бу хакта район ветеринария берләшмәсе хәбәр итә. 

Бакчасарайда яшәүче И. иртәнге сәгать 7нче яртыда үзенең ишегалдындагы эт оясы янында ятучы төлкегә тап була. Җәнлеккә кагылмый, аның тере булганлыгын күреп, сунарчыга шалтырата. Бераздан сунарчы килеп төлкене атып үтерә. Шунда ук Тукай районы ветеринария берләшмәсенә хәбәр итә. Берләшмәнең ветеринария лабораториясе мөдире Н. Габдуллин, вакыйга булган урынга килеп, төлке үләксәсен котыру чиренә тикшерү өчен лабораториягә алып китә. Әлеге хәл турында Роспотребнадзорга хәбәр ителә. Ә төлке табылган хуҗалыкта 100 квадрат метр мәйдан 10 процентлы кайнар каустик сода эремәсе белән дезинфекцияләнә.

 

Исегездә тотыгыз!

Авыруның чыганагы булып вирус белән зарарланган хайваннар: бүреләр, төлкеләр, кыргый этләр санала. Котыру авырулы хайванның үз-үзен тотышы, табигый сыйфатлары үзгәрә: төлкеләр курыкмый көпә-көндез авылларга, фермаларга, ишегалларына киләләр, этләр белән сугышалар.
Алардан бу куркыныч авыру этләргә, йорт хайваннарына һәм бәйләнештә булганда кешеләргә дә йогарга мөмкин. Шуңа күрә дә төлке кергәндә яки башка хайваннарда котыру авыруы билгеләре булганда ветеринария белгечләрен чакырырга кирәк. Бер әйбергә дә кагылырга ярамый, чөнки алар авыру хайваннарның селәгәе белән пычранган булырга мөмкин. Әгәр кагылсагыз, берәр әйбер аша бәйләнешкә керсәгез, үзәк дәваханәгә табиб-хирургка барырга, прививка ясатырга кирәк.
Хайваннарда әлеге авыру ике төрле формада үтә. Алар тыныч кына ятып торырга, судан, яктылыктан куркырга яки бик ярсу булырга, ашарга яраксыз төрле әйберләрне ашарга, тешләргә, ә гадәти ризыктан, судан баш тартырга, хуҗасына ташланырга мөмкиннәр. 
Эт яратучы, эт асраучы кешеләргә хайван асрау турындагы кагыйдәләрне төгәл үтәп, этне бәйдә тотарга, ел саен котыру авыруына каршы прививка ясатырга кирәк.

Фото район ветеринария берләшмәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев