Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Космонавтлар Чаллы төзелешендә

Космонавтика көне уңаеннан Чаллының да космонавтлар белән үзара бәйләнештә булуын әйтәсе килә. Ул КамАЗ төзелеше елларында матур төс алды. Мәгълүм ки, Бөтенсоюз төзелешендә яшьләр белән очрашуга илнең Олимпия чемпионнары да, танылган язучылар, артистлар да, космонавтлар да килә һәм төзелеш мәйданнарында чыгышлар ясыйлар иде. Галәм киңлекләрен ике тапкыр иңләп кайткан, ике...

Ул шәһәрнең үзәк мәйданында бик күп кеше катнашындагы митингта төзүче яшьләрнең тыныч тормышта зур омтылыш белән батырларча эшләүләренә соклануын белдереп, космонавтлар төркеменнән кайнар сәламен җиткерде: «Җиребез искиткеч матур. Сез аны хезмәтегез белән тагын да матурлыйсыз. Эшегездә уңышлар телим», - дигән сүзләрен халык көчле алкышларга күмде.

«Камгэсэнергострой» төзү берләшмәсенең легендар җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое Евгений Никонорович Батенчукның 85 яшьлек юбилей кичәсенә 4нче очучы-космонавт Павел Романович Попович килгән иде. Кичә «Энергетик» мәдәният сараеның тамаша залында үтте. Космонавт юбилярны «Здоровеньки булы», - дип, киң колачына алды, аның шәхесе алдында баш иеп, җылы истәлекләре белән уртаклашты һәм сәламәтлек теләп, космонавтлар исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Моннан тыш та башка космонавтларның Кама буендагы Бөтенсоюз төзелеше белән кызыксынып, яшьләрне яңа биеклекләргә рухландырып торуларын беләбез.

Хәмит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев