10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 8982 кеше авырган.
10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 8982 кеше авырган. Бу узган атнага караганда 44% ка күбрәк, әмма эпидемиологик бусагадан 35% ка түбәнрәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң күп авыручылар 7-14 яшьлек укучылар арасында - аларның саны 85% ка арткан. Моны балаларның салкынаю һәм каникулдан мәктәпләргә кайтуы белән бәйлиләр. Әлегә нигездә грипп түгел, ә гадәти салкын тию китереп чыгаручы вируслар йөри.
Грипптан республикада яшәүче 1,8 миллионнан артык кеше прививка ясаткан – бу барлык халыкның 49% ка якынын тәшкил итә. Шул ук атнада коронавирусның 109 очрагы ачыкланган. Бу алдагы атнага караганда 17% ка күбрәк.
Балалар ешрак авырый, чөнки аларның иммунитеты әле формалаша, ә вируслар мәктәпләрдә һәм бакчаларда җиңел тарала.
Төп яклау чаралары:
– гигиена сакларга, кулларны ешрак юарга;
– сәламәт яшәү рәвеше алып бару;
– гриппка каршы прививка ясатырга.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев