Корбан бәйрәменә әзерлек: Тукай районында эшлекле киңәшмә
Утырышны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары үткәрде.
Корбан бәйрәме алдыннан Тукай районы хакимиятендә бәйрәм чараларын оештыру һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә узды.
Утырышны Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин үткәрде. Киңәшмәдә катнаштылар:
- Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбанов,
- Яр Чаллы территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Фәнис Мифтахов,
- «Тукай район ветеринария идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин.
Фикер алышу барышында төп игътибар санитария нормаларын үтәү, биологик калдыкларны дөрес утильләштерү һәм билгеләнгән таләпләрне үтәү мәсьәләләренә бирелде.
Күрелгән чаралар бәйрәм чараларын уздыру чорында мөмкин булган куркынычларны киметүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев