Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомолец поселогында шигырь көне үтте

Март ахырында поэзия көне билгеләп үтелә. Комсомолец поселогында да әлеге дата уңаеннан үзенчәлекле кичә уздырылды. Чарада рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ф. Кузнецова белән бергә мәктәп укучылары катнашты, күрше авыллардан китапханәчеләр һәм поселокның шигырь яратучы халкы килде. Кичәгә махсус рәвештә кунак итеп чакырылган Н. Галицкая, Г. Ибраһимова үзләре дә шигырьләр...

Март ахырында поэзия көне билгеләп үтелә. Комсомолец поселогында да әлеге дата уңаеннан үзенчәлекле кичә уздырылды. Чарада рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ф. Кузнецова белән бергә мәктәп укучылары катнашты, күрше авыллардан китапханәчеләр һәм поселокның шигырь яратучы халкы килде. Кичәгә махсус рәвештә кунак итеп чакырылган Н. Галицкая, Г. Ибраһимова үзләре дә шигырьләр язалар. Чарада төрле телләрдә - татарча, русча, инглизчә язылган шигырьләр яңгырады. Катнашучылар күңелләренә зур рухи азык алып таралдылар, дип яза Комсомолец поселогы китапханәчесе Тамара Лобова.

Фото Комсомолец поселогы китапханәсе тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев