Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Комсомолец поселогында очрашу эшлекле шартларда узды

Комсомолец поселогы шәһәр катына урнашкан. Шуңа күрә күчеп килүчеләр дә, яңа йорт салучыларда күп. Поселок үсә, киңәя бара. Бу бик яхшы, әмма мәсьәләнең икенче ягы бар: йорт салучы бөтен тырышлыгын куеп, аны җиткереп тә куя, ә менә коммуникацияләр үткәрү һәм юллар салу тоткарлана. Бу инде, билгеле, акча кытлыгы белән бәйләнгән,...

Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова үзенең халык җыенында ясаган хисап чыгышында бу мәсьәләләргә тукталды, хәлне аңлатты. Аннары ул бәйнә-бәйнә ел барышында поселокны төзекләндерү, яшәү өчен уңай шартлар тудыру максатында башкарылган эшләр турында сөйләде. «Браво» дигән күпфункцияле үзәк ачылган. Ольга Сурова әлеге объектны сафка бастырган төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Поселокта мәчет төзелә, алда торган эшләр бихисап. Мәчет төзелеше өчен җаваплы Мирхәт Сираев бу мәсьәләдә ярдәм сорады, халыкка да мөрәҗәгать итте.

Поселокта яшәүчеләр төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен җан башына 100 сум үзара салым җыйганнар. Аның үз хикмәте бар: халыктан җыелган акчаның бер сумына республика казнасыннан 4 сум акча өстәп бирелә. Поселок халкыннан 50 мең сум акча җыелган, хөкүмәт 200 мең сум өстәгән. Бу акчаны юлларны төзекләндерүгә тотачакбыз, диде җирлек башлыгы.

- Коммуникацияләргә килгәндә, Вишневая урамындагы йортларга килеп, мәсьәләне урында сөйләшербез, - диде Васил Хаҗиев. - Четрекле, зур чыгымнар белән бәйле мөсьәлә, ләкин акрынлап хәл итә киләбез, - дип белдертте район башлыгы. Ул шулай ук авыл җирлегенең эш урынын балалар бакчасыннан чыгарып, иске клуб бинасына күчерү зарурлыгын әйтте, халык тормышы белән бәйле сорауларга җавап бирде.

Комсомолец поселогында халык җыены шактый җанлы, эшлекле шартларда узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев