Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомолец поселогында милли көрәш киеренке төстә барды

Милли бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова ачып җибәрде. Аннары мәйдан уртасына кыр батырлары чакырылды, аларны сәламләү тантанасы үтте. Күп тә үтмәде олысы-кечесе өчен махсус программа башланды: халык рәхәтләнеп милли уеннарда катнашты. Көрәш яратучылар үзләренең батырлары өчен җан атып торды, көч бирде. Мәйдан уртасында исә поселокның иҗат коллективлары матур концерт...

Милли бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова ачып җибәрде. Аннары мәйдан уртасына кыр батырлары чакырылды, аларны сәламләү тантанасы үтте. Күп тә үтмәде олысы-кечесе өчен махсус программа башланды: халык рәхәтләнеп милли уеннарда катнашты. Көрәш яратучылар үзләренең батырлары өчен җан атып торды, көч бирде. Мәйдан уртасында исә поселокның иҗат коллективлары матур концерт куйды. Бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп «Родник», «Смайл», «Киндер-сюрприз», «Шоколадки» ансамбльләре чыгышларына кул чабып утырды. Дәртле биюләре белән «Изюминка», «Веснушки» хореография коллективлары кәефләрне тагын да күтәреп җибәрделәр. Үзләренең иң матур җырларын Самира Галиуллина, Ләйсән Хәлимова, Ксения Шмакова бүләк иттеләр. Сабан туе шау-гөр килеп дәвам итте, дип яза безгә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев