Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комиссия утырышы

Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында терроризмга каршы эшчәнлеккә багышланган чираттагы комиссия утырышы узды

Утырышта Тукай эчке эшләр бүлеге вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары һәм башкалар катнашты. Алар алдында районның терроризмга каршы комиссия сәркатибе Айрат Ибраһимов, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, комиссиянең агарту эшләре төркеме җитәкчесе  Айрат Хәбибуллин, район психо-педагогик социаль үзәк җитәкчесе Гүзәл Латыйпова, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чыгыш ясады. 
Чыгышларында докладчылар Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, террористик актларны булдырмау, үзып баручы елның 11 ае эчендә райондагы миграцион хәл, мәктәпләрдә психологик куркыныч төркемнәр белән профилактик эш, моиторинг, социаль-психологик тестлар уздыру турында сөйләделәр.  

Алсу Тимерханова
/Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев