Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Колыш авылының күркәм кешеләре

Бәшәрова Фәния һәм Хәкимҗан зөбәрҗәт туйларын билгеләп уздылар.


Авылларның иң зур байлыгы- аның тырыш, хезмәт сөюче һәм тынгысыз кешеләре. Туган авылын җаны- тәне белән яратканнар, тамырлары белән җиргә берекәннәр генә авылда яшәп кала. Шушы сыйфатларга ия кешеләребез Колыш авылында да бик күп. Зур хөрмәткә лаек шундый гаиләләрнең берсе - Бәшәрова Фәния һәм Хәкимҗан абыйлар турында язып үтим әле.Шушы көннәрдә без бу парларның зөбәрҗәт туйларын билгеләп уздык.  Колыш авылында 60 ел бер- берсенә терәк булып, балалар тәрбияләп үстергән, колхозда бик озак еллар тырышып эшләгән Фәния  апа һәм Хәкимҗан  абый Бәшәровлар  гаиләсен бәйрәм белән котладык. Иң беренче итеп Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиевның котлау хатын укып, изге теләкләрен җиткердек ,районның ЗАГС бүлеге, ветераннар һәм инвалидлар оешмасының котлауларын һәм бүләкләрен дә тапшырдык. Мондый зур игътибар һәм хөрмәт өчен алар , шатлыклы күз яшьләре белән  үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр. Олыгайган көндә тырыш хезмәтеңне бәяләп, рәхмәт әйтсәләр бигрәк тә күңелле шул!

Йорт башлыгы Хәкимҗан абый тырыш, уңган  терлекче, балта остасы, Фәния  апа- алдынгы савымчы, менә дигән аш- су остасы! Алар гомер кичергән йорт-йөзек кашы кебек балкып тора, сандугач оясыдай җылы, нурлы.  Төзек каралты- кура, җимеш бакчалары, ихатага сибелгән кош- кортлар биредә уңган- булган кешеләр яшәгәнен күрсәтеп тора. Йортның эче дә бер дә шәһәр фатирыннан ким түгел, бөтен уңайлыклар тудырылган. Барлык эшләрдә ярдәм итеп, әти- әниләрен кадерләп яшәгән уллары Мөнәвәр белән кызлары Фәридәгә алар бик рәхмәтле. Тәрбияләп үстергән балалары -йөз аклыгы, горурлыгы ,алтын бөртегедәй  онык- оныкчыклары- балдан татлы кадерле җимешләр. 

Фәния апа 20 елга якын авыл мәчетен карап, җыештырып торды. Авылда мәрхүмнәрне юып- җыеп, догаларын укып  соңгы юлга озатучы да,  авылның иманын саклап, барлык гореф-гадәтләрне тотып яшәүче шәхес тә әле ул Фәния апа. Аның моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр көйләгәнен тыңлау-үзе бер ләззәт! Кешеләргә ачык чырай күрсәтү,ярдәм итү,изге теләктә тору,булганына шөкер итү- бу гаиләнең  асыл сыйфаты. Киң күңелләре мәңге картаюны белмәсен, рухи  күтәренкелек киләчәктә дә юлдаш, пар канатлы тормыш юллары  яшь буынга үрнәк өлге , сәламәтлекләре нык, гомерләре  озын булсын!Менә шулай 60 ел буе иңне- иңгә куеп яшәгән, туган туфрагында хезмәт иткән гаиләләргә ничек сокланмыйсың да, алар белән ничек горурланмыйсың ди! Бу тырыш гаиләгә әле күп еллар пар пар канатлар булып яшәргә язсын!

Ихтирам белән Боерган ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Флүзә Сәлимова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев