Колыш авылы апалары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач әзерлиләр
Әлеге изге эшкә уңган, тәмле куллы Колыш авылы апалары бердәм кушылып, мәчеттә өй токмачы әзерлиләр.
Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү максатыннан чаралар уздыру дәвам итә.
Колыш авылы халкы элек-электән үзенең бердәмлеге, уңганлыгы белән дан тоткан. Бу бүгенге көндә дә шулай.
Әлеге изге эшкә уңган, тәмле куллы Колыш авылы апалары да бердәм кушылып, мәчеттә өй токмачы әзерлиләр.
Бергәләп камыр басып 100 йомыркадан токмач кистеләр. Эшебезне изге дога белән башладык, ихлас теләкләр белән токмачыбызны кистек, егетләребезгә исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп дога кылдык.
Токмач кисү эшендә катнашкан барлык Колыш авылы апаларына чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев