Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәзлеләр тыныч киләчәк яклы

Тукай районында «Экстремизмга - юк» дип аталган берайлык бара. Шул нәүбәттән чыгып, Кнәз авылының мәдәният йортында балаларга һәм яшүсмерләргә «Караңгылыктан бер адым алга» («Шаг из тьмы») дип аталган документаль, шулай ук «Костя» фильмнары күрсәтелде. Залда тынлык урнашты, җыелганнар бер сүз эндәшмичә фильмнарны олы кызыксыну белән карадылар. Соңыннан исә күрсәтелгәннәр буенча...

Тукай районында «Экстремизмга - юк» дип аталган берайлык бара. Шул нәүбәттән чыгып, Кнәз авылының мәдәният йортында балаларга һәм яшүсмерләргә «Караңгылыктан бер адым алга» («Шаг из тьмы») дип аталган документаль, шулай ук «Костя» фильмнары күрсәтелде. Залда тынлык урнашты, җыелганнар бер сүз эндәшмичә фильмнарны олы кызыксыну белән карадылар. Соңыннан исә күрсәтелгәннәр буенча фикер алышу булды.

Шулай ук Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне уңаеннан кнәзлеләр «Фашизмга - юк» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучыларына фашистларның коточкыч үлем лагерьлары, Бөек Ватан сугышы барышында аларның халыкны ни дәрәҗәдә җәзалаулары хакында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Яшүсмерләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Моннан тыш, мәдәният йортында «Алар безнең хәтердә, алар - үлемсез» дигән китаплар күргәзмәсе дә булдырылды. Балалар сугыш корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, шәмнәр яндырдылар, чәчәкләр салдылар, дип яза Кнәздән хәбәрчебез Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев