Кнәздә быел Олы көнне аеруча матур үткәрделәр
Быел Олы көн бәйрәме Кнәз авыл җирлегендә аеруча матур үтте. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә олысы да, кечесе дә чиркәүгә бардылар. Дмитрий атакай бар халыкны изге Пасха белән котлады. Аннары бәйрәм йолалары башланды. Төнге сәгать өч җитсә дә, Аллаһ йортыннан халык таралырга ашыкмады. Иеритерей Дмитрий авыл халкы алып килгән йомыркаларны һәм...
Быел Олы көн бәйрәме Кнәз авыл җирлегендә аеруча матур үтте. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә олысы да, кечесе дә чиркәүгә бардылар. Дмитрий атакай бар халыкны изге Пасха белән котлады. Аннары бәйрәм йолалары башланды. Төнге сәгать өч җитсә дә, Аллаһ йортыннан халык таралырга ашыкмады. Иеритерей Дмитрий авыл халкы алып килгән йомыркаларны һәм куличларны изгеләндерде.
1 май көнне балалар иртәдән үк йомырка җыйдылар, һәр йортта өстәлләр нигъмәтләрдән сыгылып торды. Спорт мәйданчыгында мәдәният хезмәткәрләре һәм «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле балалар белән Олы көн уеннары уйнадылар, анда килүчеләрне буялган йомыркалар, коймаклар, камыр ашлары белән сыйладылар, дип яза Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев