Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә Бал Спасын бәйрәм иттеләр

Август ае елның бакча нигъмәтләренә иң бай ае. Шуның өстенә православие динен тотучылар Спас көннәрен дә билгеләп үтә. Беренчесе - Бал Спасы.

Кнәз авылында шушы тәмле бәйрәмне билгеләп үттеләр. Җәйнең тәмамлануы, көннәрнең инде салкынаюы, яңгырлар сезоны башлануы, кошларның җылы якка китәргә җыенуын белдерә торган бәйрәмдә, әлбәттә инде, иң төп нигъмәт - ул бал. Татарстан совхозында яшәүче Дмитрий Андреев Бал Спасына үзе аерткан бал алып килде һәм үз эшенең серләре, нечкәлекләре белән уртаклашты. Бал темасына багышланган уеннар, бәйгеләр, рәсем конкурслары балалар күңеленә аеруча хуш килде, дип хәбәр итте безгә Кнәз авылы мәдәният йорты җитәкчесе Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев