Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз җирлеге халкы: «Бездә су алтын торбалардан киләдер инде?!»

Шилнәбаш һәм Кнәз авыл җирлекләрендә халык җыеннары бер көнне узды. Шилнәбашта хисап җыелышы бер рухта, тыныч кына үтсә, Кнәздә хәтта кычкыруларны тыю өчен полиция хезмәткәренең катнашуы кирәк булды. Аңа мәдәният йорты тамаша залының арткы рәтендә басып торган ир-атларны чыгарып җибәрергә туры килде. Сораулар күп булды, кабатланды да. Шәһәр яны авылларының...

Шилнәбашта 40ка якын йортның әлегә газлаштырылмаган булуы билгеләп үтелде. Болар, нигездә, яңа төзелешләр, алардан кала Полевая урамында зәңгәр ягулык кертелмәгән берничә йорт бар. Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗановтан: «Безгә фельдшер кирәк», - дип сорадылар шилнәбашлылар. Тогаевода яшәүчеләр авылларында атлар тотучы барлыгын әйттеләр, ләкин хайваннарның урамны, утырткан яшеллекне таптап йөрүләреннән зарландылар, чара күрүне сорадылар. «Безгә зиратка кадәр юл кирәк. Үзара салым акчасы җирлектә 200әр сум дип кабул ителсә, без юл төзер өчен 1000әр сумнан җыярга риза, ләкин рөхсәт юк», - дип, бу җәһәттән район җитәкчесенең булышуын сорадылар.

Яхшы хәбәр - быел Шилнәбашта республика программасы кысаларында ял паркы, спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.

Кнәз җирлеге исә районда иң эреләрнең берсе. Бүгенге көндә биредә 4,5 меңгә якын кеше яши. Бу һәр ун тукайлының берсе дигән сүз. Җирлектә хисап елында 25 бала туган. «Татарстан» совхозы поселогының тиз арада хәл итәсе проблемасы - балалар бакчасына ремонт ясау. Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев бу мәсьәлә буенча эш башланганын, «Татнефть» ярдәме белән быел ремонт планлаштырылуын билгеләп үтте. Район җитәкчесенең участок дәваханәсендә профилакторий төзү идеясен дә халык алкышлап хуплады. «Еракка барып йөргәнче, 15-20 мең сумга ял итеп һәм сәламәтлегеңне ныгытып чыгарга мөмкин булачак», - диде Фаил Камаев.

Су бәясенең кыйммәт булуын җыенда берничә кеше «искә төшерде», Казан, Чаллы шәһәрләрендәге тарифлар белән чагыштырып күрсәттеләр. «Нигә бездә генә шундый бәя, әллә ул су алтын торбалардан киләме? Җитмәсә, чиста да түгел, известьле!» - дип кычкырдылар ярсыган кнәзлеләр.

Бу мәсьәлә буенча Фаил Камаев җаваплы затларга икътисади анализ ясарга, чыгымнарны-керемнәрне исәпләргә, аудит ясарга боерды. Чыннан да, районда бу проблема кискенлеге көннән-көн ныграк ачыла, чөнки су бәясе һәр җирлектә күтәрелә һәм «Татарстан» коммуналь челтәрләре директоры Риф Миңнекәевкә һәр җыенда торып басарга туры килә.

Баш табиб Галим Сабирҗановка да кнәзлеләр, бу өлкәдә хезмәт күрсәтүдән канәгатьсезлекләрен белдереп, сорау артыннан сорау яудырдылар. Аннан «Татарстан» совхозы поселогында участок дәваханәсенә стоматолог табуын таләп иттеләр. «Үзәк дәваханәдә чират, гел дә булмаса, атнага бер-ике мәртәбә биредә кабул итү оештырып булмыймы?» - диделәр. Фаил Камаев бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга, теш табибы табарга кушты.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасының вакытында килмәвеннән зарланып берничә кеше үз сүзен җиткерде. Кайда ул ике сәгатьтән соң гына килгән, кайдадыр өч сәгать үткән. Бу яктан проблема җитди, чөнки бөтен районга нибары ике машина хезмәт күрсәтә, алары да йөзләгән километр үткән иске автомобильләр. «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына тагын өч машина сорап хат җибәрелде, проблеманың өлешчә булса да хәл ителүен көтәбез», - дип, кнәзлеләрнең күңеленә өмет кертте район җитәкчесе.

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы бирү буенча да сорау булды. «Үзебезнең җирлектән бирелсә яхшы булыр иде, минем шушында йорт төзисем килә», - диде бер яшь ана. Ләкин җир һәм милек палатасы рәисе Альфред Мингалимовның белдерүенчә, бу максатка җир участоклары бүлү киләчәктә Бәтке авылыннан планлаштырыла.

«Татарстан» совхозы поселогында бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүчеләр генә 16 икән. Бу башка җирлекләр белән чагыштырганда рекордлы сан. Ләкин хәрби комиссар егетләрнең әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырганда җыенда катнашучыларның инде яртысы залдан чыгып киткән иде. Авыл җирлеге тормышында актив булган кнәзлеләр дә халык игътибарыннан читтә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев