Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көндәлек матбугатка язылу тәмамланырга өч көн вакыт калды, «Якты юл»сыз кала күрмә

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы - район елъязмасын алып баручы басма. Танылган ветеран журналист Шәмси Хамматов: «Газета ул бер көн эчендә чын тарих язу», - дигән иде. Быел газетаның нәшер ителә башлавына нәкъ 40 ел. Мин анда беренче көненнән алып эшлим.

Районда шушы дүрт дистә ел эчендә мин аяк басмаган җир калмагандыр. Ә шул чорда нинди генә тарихи вакыйгалар булмады. Без репортажлар язган уңдырышлы иген кырларында КамАЗ төзелде, беренче куәтле автомашина конвейердан төште, үзгәртеп кору, илдә башка төр системага - базар мөнәсәбәтләренә күчү елларын онытырлыкмы? Әмма газетабыз уңга-сулга тайпылып, «адашып» йөрмәде - тоткан кыйбласына тугры калды. Без - авыл газетасы һәм шушы елларда авыл тормышында нинди генә үзгәрешләр булмады. Без аларны тәфсилләп язып килдек, урыннардагы авыл хәбәрчеләре белән бергәләп, халык үз иткән «Якты юл»ны авыл кешесенең фикер уртаклаша торган трибунасына әверелдердек. Шөкер, газетабызны бүген үзебез үстергән, студент чагында ук каләм тибрәткән, аннары җиң сызганып эшкә килгән шәкертебез Инзилә Әхмәтгәрәева җитәкли. Шунысы куанычлы, ул без башлаган эшкә, без сукмак салган кыйблабызга тугры калды. Төрле вакыйгалар уңаеннан бирелгән күп санлы Дипломнар, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да күп нәрсәләр турында сөйли.

Заманалар үзгәрү, Интернет, башка яңа технологияләр барлыкка килү көндәлек матбугатка язылуны кыенлаштырды, базар мөнәсәбәтләренең шаукымы безнең тармакны да әйләнеп үтмәде - газетага язылучылар саны кимеде. Безнең укучыларыбыз, башлыча, авыл ветераннары, бүген авылны төпкә җигелеп тартучы авыл хуҗалыгы эшчәннәре. Бу юлы да алар газетабызга язылырлар, хатлар язышып, хезмәттәшлек итәрләр дип ышанасы килә. Дөрес, бездән тормаган сәбәпләр аркасында аңа язылу бәясе елдан-ел арта бара. Әмма тәвәккәлләп бер язылып куйсаң, ярты ел буе «Якты юл»ыбыз район тормышы, илдәге хәлләр турында җәһәт хәбәрләр алып килеп торыр. Бергә булыйк, райондашлар, хәлләр белешеп, шатлыкларны уртак итеп яшик.

Роза Әбделмәнова,
Борды авыл җирлеге башлыгы:

«Үз районыңның газетасын алдырып укымаган кешегә хәйран калам мин. «Якты юл»ны («Светлый путь») беренче көннән үк укып барам. Мәдәният, башка җирлекләрнең эш тәҗрибәсе, спорт, матур гаиләләр турында укырга яратам. Төрле конкурс, кызыклы бәйгеләр үткәреп тә үзенә тарта ул. Газета бит әле сәясәт трибунасы да, ил тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны да шуннан укып беләбез. Язылыйк, хәбәрләшеп яшик. Үзебез дә газетага кызыклы хәбәрләрне җиткереп торыйк. Иҗади хезмәттәшлек газетаны да, үзебезнең рухыбызны да баетыр».

Заһидә Нәбиуллина, ветеран журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев