Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көн уртасына сайлау участокларында сайлау процессы актив, күңелле бара

Сайлау көненең кояшлы, җылы булуы сайлаучыларга да йогынты ясамый калмаган, шәт. Иртәннән үк актив булган район халкы төш вакыты җиткәндә дә үз авылларында урнашкан сайлау участокларына агыла торды. Иртәнге сәгать уннар тулганда Борды авылының мәдәният йортында урнашкан 2633 санлы сайлау участогына исемлек буенча килергә тиешле 527 кешенең 167 тавыш биргән...

Сайлау көненең кояшлы, җылы булуы сайлаучыларга да йогынты ясамый калмаган, шәт. Иртәннән үк актив булган район халкы төш вакыты җиткәндә дә үз авылларында урнашкан сайлау участокларына агыла торды. Иртәнге сәгать уннар тулганда Борды авылының мәдәният йортында урнашкан 2633 санлы сайлау участогына исемлек буенча килергә тиешле 527 кешенең 167 тавыш биргән иде инде. Сайлау участогы комиссиясе әгъзасы, район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина сүзләренә караганда, биредә сайлау процессы бик күңелле, күтәренке кәефтә бара.

- Сайлау участогы ачылу белән кешеләр бер-бер артлы килә башладылар. Һәммәсе дә күтәренке кәефтә, бу көнне чын бәйрәм итеп кабул итә. Сайлауга килүчеләрне биредә каршы алган җылы мохит, кайнар коймаклы, бал-майлы кунакчыл чәй өстәле дә күпләрнең күңелләренә хуш килде. Аннары, беренче тапкыр сайлауга килгән яшь гражданнарга блокнот, ручка кебек игътибар, рәхмәт билгесе булган кечкенә бүләкләр дә тапшырабыз. Әлеге вакытка сайлау тәртип бозуларсыз, тиешле рәте белән бара, - диде ул.

Комсомолец поселогының мәктәп бинасында урнашкан 2642 санлы сайлау участогында да сайлау күңелле бара. Сайлау участогы үз ишекләрен ачу белән бирегә иң беренчеләрдән булып Ришат Нәфыйков, Евгений Лобов, Нурия Сабитова килгән. Иртәнге унберенче яртыга исемлектә булган 645 кешенең 28,8 проценты, ягъни 186сы үзләре сайлаган кандидатларга тавыш биргәннәр.

- Кешеләрнең күңелләре күтәренке, бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, бик активлар. Әлегә бернинди гадәттән тыш хәл дә юк, барысы да тәртипле генә бара. Сайлау төгәлләнгәнче, шулай булыр дип ышанып, өметләнеп калабыз, - диде әлеге сайлау участогы комиссиясе әгъзасы, җирлек кураторы Татьяна Сиврюк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев