Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Күләгәдә» эшләсәң, пенсиясез каласың

Күп кешене рәсми булмаган мәшгульлек җәлеп итә. Мондый бизнес ике як өчен уңай. Легаль булмаган юл белән эшләүче дә, эш бирүче дә хезмәт хакы ала яки түли, ләкин салым органына, пенсия фондына, иминият органнарына бер тиен дә кертми. Ләкин мондый эш төренең кире яклары да бик күп. Рәсми булмаган хезмәт...

Күп кешене рәсми булмаган мәшгульлек җәлеп итә. Мондый бизнес ике як өчен уңай. Легаль булмаган юл белән эшләүче дә, эш бирүче дә хезмәт хакы ала яки түли, ләкин салым органына, пенсия фондына, иминият органнарына бер тиен дә кертми. Ләкин мондый эш төренең кире яклары да бик күп. Рәсми булмаган хезмәт белән шөгыльләнүче, беренче чиратта, үзенә зыян сала. Ул киләчәк пенсиясен югалтып кына калмый, эштә травма алганда иминият түләвенә, бала пособиесенә һәм башка шундый социаль түләүләргә дәгъва итә алмый. Мондый шартларга риза булучылар өчен иң мөһиме - бүгенге кереме. Бу дәүләткә, пенсия фондына ышанмаудан да киләдер.

Рәсми булмаган рәвештә хезмәт хакы түләү фактларын ачыклауда райондашлар үзләре дә ярдәм итә алалар. Моның өчен 8 (8552) 70-00-76 телефоны буенча кайнар линиягә шалтыратырга яки «Халык контроле» порталына хәбәр юлларга кирәк, дип хәбәр итә район мәшгульлек үзәге башлыгы Татьяна Сиврюк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев