Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап укырга яратучылар кайсы авылда күп?

Бүген район авылларындагы китапханәләрдә 324 мең экземплярдан артык китап исәпләнә. Гомумән, бездә халыкның уртача 32 проценты китап укый. Ә укучыларның иң күбе Яңа Бүләк авылында, дип белдерде район хакимиятендә үткән киңәшмәдә мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова.

Биредә барлык халыкның 37 проценты китап укый, диде ул. Ә, гомумән, китапханәгә йөрүчеләр саны биредә 53 процентны тәшкил итә. Алар китап укудан тыш, төрле түгәрәк, берләшмәләрдә шөгыльләнәләр. Яңа Бүләктән кала, китап укучылар Мерәс авылында чагыштырмача күп. Монда барлык халыкның 26 проценты китаптан башка яши алмый. Китапханәгә йөрүчеләр саны буенча да бу авыл исемлекнең башында тора. Әлеге күрсәткеч биредә 86 процентны тәшкил итә.

Китап укучылар исемлегендә беренчеләр рәтендә, Яңа Бүләк һәм Мерәстән кала, Ташкичү, Күзкәй авыллары бар. Бәтке, Ильбухтино, Комсомолец, Круглое Поле, Түбән Суыксу, Иске Җирекле, Олы Шилнә, Шилнәбаш, Биклән, Калмашта халыкның 20шәр проценты укырга дип китапханәгә килә. Исемлекнең иң ахырында Сәмәкәй һәм Югары Байлар авыллары.

Китап уку өчен түгел, башка максат белән китапханәгә килүчеләр рейтингында исә Югары Байлар (56 процент) беренче бишлектә. Анда шулай ук Боерган, Күзкәй, Иске Абдул авыллары бар. Рейтингның соңгы баскычында исә Ташкичү авылы (7 процент) һәм Круглое Поле поселогы (18 процент).

Мәдәният йортларында халыкны төрле клубларга тарту буенча Мәләкәс беренче урында тора. Алардан соң Яңа Бүләк, Борды килә. Теләнче Тамак авылында һәм Круглое Поле поселогында клублар халыкның бик аз өлешен колачлый. Мәдәният йортлары булган башка авыл җирлекләре - урталыкта.

Кайда күпме кеше китапханәгә йөри

Авыл китапханәсе

Халык (%)

1.

Мерәс

86,48

2.

Боерган

70,76

3.

Күзкәй

62,64

4.

Иске Абдул

56,71

5.

Югары Байлар

56,14

6.

Яңа Бүләк

53,21

7.

Мусабай-Завод

50,21

8.

Шилнәбаш

48,76

9.

Борды

48,07

10.

Сәмәкәй

48,00

11.

Иске Дөреш

46,83

12.

Әҗмәкәй

45,96

13.

Мәләкәс

45,81

14.

Куады

45,48

15.

Теләнче Тамак

42,36

16.

«Татарстан» совх. пос.

41,83

17.

Калмаш

41,60

18.

Комсомолец

41,09

19.

Түбән Суыксу

40,53

20.

Калмия

40,13

21.

Бәтке

39,81

22.

Биклән

38,72

23.

Ильбухтино

38,11

24.

Иске Җирекле

37,89

25.

Иштирәк

37,11

26.

Новотроицкое

36,44

27.

Кече Шилнә

35,45

28.

Олы Шилнә

34,38

29.

Яңа поселогы

32,67

30.

Круглое Поле

18,22

31.

Ташкичү

7,00

Кайда күпме укыйлар

Авыл китапханәсе

Уку (%)

1.

Яңа Бүләк

37

2.

Мерәс

26

3.

Ташкичү

24

4.

Күзкәй

21

5.

Бәтке

20

6.

Ильбухтино

20

7.

Комсомолец

20

8.

Круглое Поле

20

9.

Түбән Суыксу

20

10.

Иске Җирекле

20

11.

Олы Шилнә

20

12.

Шилнәбаш

20

13.

Биклән

20

14.

Калмаш

20

15.

Борды

19

16.

Яңа поселогы

19

17.

Кече Шилнә

18

18.

Мәләкәс

18

19.

Иштирәк

18

20.

Теләнче Тамак

18

21.

Мусабай-Завод

17

22.

Новотроицкое

16

23.

Иске Дөреш

16

24.

«Татарстан» совх. пос.

15

25.

Боерган

15

26.

Әҗмәкәй

15

27.

Иске Абдул

14

28.

Куады

14

29.

Калмия

14

30.

Сәмәкәй

13

31.

Югары Байлар

12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев