Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кино дөньясында» исемле викторинага җаваплар тиз арада табылды

Россия кино сәнгатенә карата мәхәббәт уяту максатыннан, Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен «Кино дөньясында» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Викторинаны алып баручы укучыларга канатлы гыйбарәләр һәм җыр өзекләре аша кино исемен танырга һәм әйтергә дигән бирем куйды. Укучылар әлеге биремне яратып өлгерергә һәм тиз арада дөрес җаваплар әйтергә...

Россия кино сәнгатенә карата мәхәббәт уяту максатыннан, Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен «Кино дөньясында» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Викторинаны алып баручы укучыларга канатлы гыйбарәләр һәм җыр өзекләре аша кино исемен танырга һәм әйтергә дигән бирем куйды. Укучылар әлеге биремне яратып өлгерергә һәм тиз арада дөрес җаваплар әйтергә җитештеләр. Шулай ук укучылар танылган совет фильмнарының кадрларын танып белделәр, артистларның исемнәренә кадәр әйттеләр. Барлык катнашучыларның күңеленә дә әлеге викторина хуш килде. Кино елына багышланган мондый чараларны без ел дәвамында үткәрергә планлаштырабыз, - дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2016 ел – Россиядә кино елы