Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе елга да бергә булыйк!

Яңа ел алды – башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясау чоры. Безнең «Якты юл» редакциясе дә еллык эшчәнлеген барлап, киләчәккә планнар кабул итә. Газетаның баш редакторы Рөстәм Зәкиев белән әңгәмә шул хакта.


– «Якты юл» («Светлый путь») – бай тарихка ия басма. Совет чорында «Якты юл» Чаллы төбәгендә бердәнбер татар телендәге басма булган. Район газетасы булса да, аны шәhәрдә дә яратып укыганнар. Бүгенге эшчәнлек турында да сөйләшик әле. 
– Әйе, газетаның тарихы зур. Тукай районы яңалыкларын сөйләүче, хезмәт ияләре турында язучы басмабыз чыга башлауга быел 45 ел тулды. Шушы чор эчендә Якты юл» күпләгән тугры дуслар җыйды, эчтәлеге баеды.  


– Кырык биш ел – матур дата. Сезгә кадәр эшләгән редакторлар һәм редакция хезмәткәрләре аның үсешенә зур өлеш керткән. Аларны да искә алып китик әле.
– Без нәкъ менә «Якты юл»ның тәүге җитәкчеләре башлаган традицияләрне дәвам итәбез. Бүген мин бик рәхәтләнеп озак еллар баш редактор булып эшләгән Дамир Вагыйзовны, Халидә Гумерованы, Инзилә Әхмәтгәрәеваны телгә алам. Журналистлардан Заһидә апа Нәбиуллинаны, Рәзинә апа Насыйбуллинаны, Хәмит абый Мөхәммәтшинның исемнәрен рәхмәт хисләре белән атыйм.

– Рөстәм Мөнәвирович, интернет алга киткән заманда газета-журналларга ихтыяҗ кимесә дә, укучыда мәгълүматка сусау сизелә. Күбрәк нинди темаларны яктыртырга тырышасыз?
– Без Тукай районы басмасы. Шуңа күрә район җитәкчелеге белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Халыкка район тормышы турында төгәл мәгълүмат җиткерәбез. Җирлекләрдән яңалыклар, авыл хезмәтчәннәре, җир кешеләре турында язабыз. Яңа сәхифәләр булдырабыз, халыкны кызыксындырган темаларны эзлибез. Яшьләр, ветераннар тормышы, авыл хуҗалыгы, мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек – барысы да бар газета битләрендә.

– «Якты юл»да иҗади бәйгеләр дә еш булып тора.
– Конкурслар үткәрү – заман таләбе. Безнең быел үткәрелгән «Бер мәхәббәт тарихы», «Бу хәл безнең авылда булды», «Кадерле әнием», «Без спортны яратабыз!» кебек бәйгеләрдә бик күпләр катнашты. Киләсе ел башында «Безнең авыл хәбәрчесе» дигән бәйге старт ала.

– 2022 елда тагын нинди яңа темалар, язмалар белән газета укучыларны шатландырырга ниятлисез?
– Газетада район авыллары тарихын чагылдырган яңа проект башлана. Анда авылларның элеккесе hәм бүгенге көне турында язачабыз.

– Бүген редакциядә кемнәр хезмәт куя? 
– Шөкер, редакциядә бер максатка эшләүче, профессиональ коллектив тупланган. Тәҗрибәле журналистлар, тәрҗемәчеләр Мирhади Разов, Зәрия Вәлиева, Алсу Тимерханова, Лариса Васильева, Гөлназ Таипова, Гүзәл Мәрдәнова, компьютерда җыючы Регина Фәтхетдинова, социаль челтәрләрне алып баручы Мәрьям Фәйрушина үз эшләренең чын осталары.  

– Бәйрәм уңаеннан газета укучыларга әйтер сүзләрегез дә бардыр. 
– Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм, безнең белән булганыгыз өчен олы рәхмәтемне әйтәм. Газетага язылуны оештыруда ярдәм итүче иганәчеләргә дә олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Район хакимияте һәм башкарма комитет, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Гигант», С. Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш» хуҗалыклары җитәкчеләре Риф Имамов, Марат Сафин, Рәсим Шәйхаттаров, фермерлар Минталип Миңнеханов, Равил Миңнехуҗин, Айгөл Ханова, «Альбатрос» транспорт фирмасы җитәкчесе Хәмзә Миңлебаев, ТР мотоцикл спорты федерациясе президенты Наил Хөббәтуллин, Иштирәк авыл советы депутаты Егор Демидов, шәхси эшмәкәр Фәрит Галәветдинов, район ветеринария берләшмәсе, социаль яклау идарәсе, район үзәк больницасы, хокук саклау органнарының булышлыгы зур булды. 
Язылу ел ахырына кадәр дәвам итә. Киләсе елда да бергә калыйк! 

Әңгәмәдәш – Алена Фазылова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев