Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле Фаил Мисбахович!

Сезне шәхсән үзем һәм бөтен коллектив исеменнән туган көнегез белән ихлас котлыйм.

Сез заман сулышын тоеп эш итүче, алдынгы карашлы җитәкче. Бүген районыбыз өчен җаваплылыкны үз иңнәрегездә күтәреп, киләчәккә кыю адымнар белән барасыз. Хезмәтегез авыр, зирәк акыл белән эш итүне таләп итә. Сез эшкә тулысынча бирелеп, җиң сызганып, авырлыкларны җиңеп, хезмәтегездән тәм табып яшисез. Тимердәй ныклы холкыгыз, әйткән сүзегездә нык торуыгыз Сезне райондашлар алдында көчле, максатчан җитәкче итеп күрсәтә. Кешене ярты сүздән аңлау, хәленә керү, гадилек, эчкерсезлек, нечкә күңеллелек кебек матур сыйфатлар хас Сезгә. Гаиләгез өчен дә Сез ныклы терәк.
Киләчәктә дә районыбызның әйдәп баручысы, тәҗрибәле, зирәк җитәкчесе булып калыгыз. Исәнлектә-саулыкта озын гомер кичерергә язсын Сезгә. Һәр туар таң гаилә бәхете, искәрмәс бәхет-шатлыклар алып килсен. 


Ихтирам белән «Ярыш» хуҗалыгы хезмәт коллективы исеменнән Рәсим Шәйхаттаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев