Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле Фаил Мисбахович!

Сезне ихлас күңелемнән туган көнегез белән котлыйм.

Сез Тукай районы халкы яшәешен бар яктан да тәэмин итү өчен гаҗәеп зур тырышлык һәм хезмәт куясыз. Иңнәрегезгә олы җаваплылык салынган. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе икътисад, социаль, торак-коммуналь һәм башка тармакларда эшнең ничек оештырылуына бәйле һәм Сез үзегезне оста хуҗа итеп таныттыгыз. Шуның белән абруй казандыгыз. Сез гади кешеләр, гади эшчеләр, игенчеләр, терлекчеләр белән һәрдаим аралашып яшисез, аларның көндәлек проблемаларын, борчу-мәшәкатьләрен хәл итәргә ярдәм итәсез. Тукай районын республикабызда әйдәп баручы районнар рәтенә кертүдә Сезнең планнарыгыз гаять зурдан. Гомерегезне авылга, авыл кешеләренә тугры хезмәт итүгә, аларның яшәеш-мохитен кайгыртуга багышлаган олы шәхес сез.

Эшләрегез гел уңай барсын, хезмәтегездә тагын да зуррак дан-шөһрәтләргә ирешергә насыйп булсын. Матур, тату гаиләгез учагына җылынып, илһамланып яшәгез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, гаилә иминлеге телим. Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын!

Тирән хөрмәт белән «Гигант» ҖЧҖ директоры Риф Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев