Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле Фаил Мисбахович!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сез акыллы һәм намуслы җитәкче. Нурлы йөзегез, алдынгы карашлы булуыгыз, мәрхәмәтле күңелегез белән барлык Тукай халкының ихтирамын яуладыгыз. Эшкә  бөтен булган белемегезне, көчегезне, тәҗрибәгезне куясыз. Халыкчан, гади, эчкерсез булмасаң, бу хезмәтне башкару мөмкин дә түгел.

Сез кешеләр язмышын кайгыртып, проблемаларны хәл итүгә җаваплы өлеш кертәсез. Без барыбыз да яраткан районда бербөтен, дус-тату булып  яшибез, эшлибез икән, болар барысы да сезнең  зирәклек бәрабәренә. Киләчәктә дә армый-талмый хезмәт итәргә язсын. Һәр туар таң исәнлек-саулык, гаилә бәхете, искәрмәс-бәхет-шатлыклар гына алып килсен. Эшегездә дә, гаиләгездә дә ихтирам-хөрмәт тоеп яшәргә язсын. 


Тукай районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хайбуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев