Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле Фаил Мисбах улы!

Сезне шәхсән үзем һәм бөтен коллектив исеменнән туган көнегез белән ихлас котлыйм.

Без Сезне озак еллар җаваплы урыннарда эшләп, зур тәҗрибә туплаган, заман сулышын тоеп эш итүче, алдынгы карашлы җитәкчеләрнең берсе буларак беләбез. 
Сез – алга куелган максатларга тугры калып, халык мәнфәгатен кайгыртып яшәүче җитәкчеләрнең берсе. Сезнең намуслы хезмәтегез гомер китабыгызның һәр битендә онытылмаслык бизәкләр калдыра. Кайда гына эшләсәгез дә, Сез чын җитәкче, кешелекле һәм ярдәмчел шәхес булуыгыз белән халык ихтирамын яулыйсыз.
Сез бүгенге көндә республикабызның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче Тукай районы өчен җаваплылыкны үз иңнәрегездә күтәреп, киләчәккә таба кыю адымнар белән атлап барасыз. Алга таба да куелган максаталарга ирешергә, Татарстаныбызның үсешенә лаеклы өлеш кертергә насыйп булсын.
Бәйрәм көнегездә Сезгә бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман, рух ныклыгы, илебезгә иминлек, йортыгызга бәрәкәт, гаиләгезгә бөтенлек, ә иң мөһиме җаваплы хезмәтегездә яңадан яңа үрләр яулап яшәрлек сәламәтлек телибез. Ә без үз чиратыбызда  туган районыбызга үсеше һәм чәчәк атуы өчен көчебезне кызганмаячакбыз.

Зур хөрмәт белән: Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сафин    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев