Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Халык дружиначысына премия бирелде

Районда бердәм халык дружиналары 2014 елның декабренда оешкан иде. Бүгенге көндә дружинаның составында 134 кеше, һәр авыл җирлегендә берешәр отряд эшли.

Быел дружиначылар 29 профилактик рейдта һәм халык күпләп җыела торган 10 чарада катнашты. Аларның көче белән 5 җинаять ачылды, 200дән артык хокук бозу булдырылмый калды. Җәмәгать тәртибен саклауда Шилнәбаш, Мусабай Завод, Иске Абдул һәм Мәләкәс дружиначылары аерата актив. Шундыйларның берсе – Шилнәбаш авыл җирлегеннән Николай Хлопунов бердәм халык дружиначыларының республика штабы карары нигезендә 20 мең сум премия белән бүләкләнде, дип хәбәр итә җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор, полиция капитаны Илнур Хәмәтов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев