Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кеше агулыйлар дип сөйләнеп калмаска, «Халык контроле»нә хәбәр итәргә кирәк

Бу көннәрдә телевизорны ачсаң да, массакүләм-мәгълүмат чараларының да күбесендә Иркутскида дистәләгән кешеләрнең боярышник төнәтмәсе белән агуланып үлүләре турында кайнар фикер алышулар бара. Фаҗигадән соң чаң сугарга яратабыз анысы, әмма андагы фикерләргә игътибар итмичә дә булмый. Сер түгел, халык теленә «фанфурик» дип кергән «Боярышник», «Пустырник» төнәтмәләре безнең якларда да алкогольле эчемлекләр...

Шушы вакыйгалар уңаеннан Россиянең баш санитар дәүләт табибы Анна Попова составында эчәргә яраксыз спирт булган продукцияне берәмләп сатуны туктатып торырга дигән карар чыгарды.

Әмма барлык эшмәкәрләр дә моңа колак салмый. Ялган аракы белән сату итәләр, «фанфурик»тан да баш тартмыйлар, ә эчкечеләр арзан лосьон, одеколоннар белән баш төзәтә. Ә бу аянычлы тәмамланырга мөмкин. Яңа елдан соң алкоголь продукциясенә бәяләрнең артуы сәүдә нокталарында алкоголь сатуны бераз киметүгә китерсә дә, суррогат, ялган аракы җитештерүчеләргә артык берни үзгәрмәде. Шуңа теләсә нинди исерткеч эчемлек кулланып йөрүчеләр, хәтта якты дөнья белән хушлашучылар саны арта тора. Законсыз рәвештә сатыла торган алкоголь составындагы метил спирты агулануга төп сәбәп була, диләр белгечләр. Кибетләрдән косметик лосьон, «Тройной» одеколоны, халык арасында «фанфурик» дип исем алган вак шешәләрдә сатылучы, составында медицина спирты булган әйберләрне кулланучылар да бихисап. Бәясе очсыз.

Район Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2016 елда районда составында спирт булган продукцияне сату белән бәйле 112 административ хокук бозу ачыкланган. Суррогат алкоголь белән бәйле ике җинаять эше кузгатылган. Тукай районы үзәк больницасының баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итүенчә, 2016 елда район хастаханәсенә Суровка, Иштирәк, Бәтке авылларында яшәүче өч кеше суррогат алкоголь белән агуланып китерелгән булган. Хәтта суррогат алкоголь эчеп якты дөнья белән хушлашучы бер кеше бар. Гомумән, районда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агуланучылар санына килгәндә, үзгәрешләр юк. 2016 ел барышында районда шундый 9 очрак теркәлгән, алар арасыннан өч кеше якты дөнья белән хушлашкан. Агуланучылар, нигездә, урта яшьләрдәге кешеләр. Исемлектә Бәткедән һәм Суровкадан - икешәр, Түбән Суыксу, Ташкичү, Иске Җирекле, Җәйләү һәм Кызыл Юл авылларыннан берешәр кеше. Агуланучыларның сигезе - ир-ат, берсе - хатын-кыз. Бу очраклар этил спирты кулланудан, суррогат алкоголь, метил спирты эчүдән килеп чыккан фаҗигаләр.

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Үткән елда да аракы сатучылар өчен законнар шактый кырысланган иде - алкоголь продукциясен ЕГАИС программасы аша гына сатып алу. Әлеге система алкоголь продукциясе әйләнешен контрольгә алу максатыннан кертелгән. ЕГАИСта спиртлы эчемлекнең һәр шешәсе теркәлә. Махсус сканер ялган аракыны танымый, ягъни үзе аша уздырмый. Сканерга ялган аракы тәкъдим итү хәбәре шунда ук үзәк базага китә.

Шулай ук ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә бу эшкә халыкны да тарту күздә тотыла. Сыйфатсыз алкоголь сатылу очраклары турында хәбәр иткән райондашларга акчалата бүләкләү каралган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Роза Гыйззәтуллина хәбәр иткәнчә, районда шундый хәбәр булган. Хәбәр расланганнан соң, хәбәр итүченең һәрберсенә акчалата бүләк тапшырылган. Легаль булмаган алкоголь продукциясен сату нокталарын ачыклау өчен халыкның ярдәмгә килүен сорыйбыз. Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар линия»се телефоны: 8 (843) 278-92-79. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтының «Халык контроле» бүлегендә дә мәгълүмат калдырырга мөмкин. Узган ел Татарстанда ялган спирт җитештерү һәм сату фактлары турында хәбәр итүчеләрне бүләкләү системасы эшли башлады. Мәгълүмат расланса, 100 һәм аннан күбрәк литр фальсификат әйләнештән алынса яки җинаять эше кузгатылса, хәбәр бирүчегә - 3 мең, 10нан 100 литрга кадәр суррогат конфискацияләнгән очракта - 2 мең, әгәр әйләнештән алынган ялган аракының күләме 10 литр яки аннан азрак булса яисә ул конфискацияләнмәсә, әмма закон бозу очрагы расланса (мисал өчен, исерткеч эчемлекләрне төнлә сату) 1 мең сум акча тапшырылачак. Исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев