Кешене нәрсә кеше итә?
Минем карашка, кешелеклелек байлык, статус һәм сүзләр белән түгел, ә якыныңа ярдәм итәргә әзерлек белән үлчәнә.
Һәм бу ярдәм матди генә түгел, рухи да булырга мөмкин. Кайчак хәтта гади кебек тоелган әйберләр дә – автобустан чыкканда кул бирү, урын бирү, яхшы сүз әйтү – бүген гадәти булмаган, онытылган әйбер буларак кабул ителә.
Ләкин арабызда тыныч кына, кычкырып сөйләп йөрмичә, бу дөньяны матурлый торган кешеләр дә бар. Аларга бары тик рәхмәт әйтәсе килә. Ни өчен? Бары тик Кеше булып калганнары өчен – бу сүзнең иң югары мәгънәсендә. Бүген минем шундый бер кеше турында сөйлисем килә.
Безнең районда мәчет һәм православие храмы төзелә. Һәм аларны бер кеше төзи – дан өчен түгел, үзенә файда алыр өчен түгел, ә бары кешеләр өчен. Чөнки ул ышана: игелек, иман һәм шәфкать һәркемгә барып җитәрлек булырга тиеш.
Ачыкланганча, төзелешнең меценаты һәм хәйриячесе – Татарстан Республикасында танылган эшмәкәр Равил Миңнехуҗин. Ул Бакчасарай авылында мәчет һәм Бордыда православие храмы төзи.
Менә ул чын кешелеклелек – син үзең өчен түгел, ә башкалар өчен нәрсәдер эшләгәндә. Синең гамәлләрең кешеләрне аермаганда, ә, киресенчә, берләштергәндә. Син, бернигә дә карамастан, бары тик кеше булып калганда.
Шундый кешеләргә рәхмәт. Алар безгә яхшылыкның батырлык түгел, ә күңелнең табигый халәте булуын искәртә.
Миләүшә Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев