Кенәз авыл җирлегендә масштаблы өмә узды
Яңалыклар

Кенәз авыл җирлегендә масштаблы өмә узды

Татарстанда төзекләндерү икеайлыгы кысаларында Кенәз авыл җирлегендә масштаблы экологик акция узды.

Актив авыл халкы, Башкарма комитет хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм депутатлар территорияне тәртипкә китерү өчен көчләрен берләштерделәр. Өмәдә катнашучылар җәмәгать урыннарын, социаль объектларны чистарттылар, урманнарны, урман утыртмаларын һәм юл буйларын чүп-чардан арындырдылар.

Уртак тырышлык нәтиҗәсендә өч КамАЗ һәм ике трактор тагылмасы җыеп чыгарылды. Җыештырырга техниканы җирле КФХлар һәм халкы бирде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев