Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә шахматчылар очрашты

20-24 март көннәрендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «кечкенә шахматчы» район шахмат турнирының сайлап алу этабы узды.

Әлеге турнир икенче ел рәттән уза. Ул шахматны популярлаштыру, аларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсеше чараларының берсе буларак куллану мөмкинлекләрен максат итеп куела. Чөнки шахмат - ул балаларга күп шатлык, рәхәтлек китерүче уен гына түгел, ә аларның акыл үсешенең нәтиҗәле чарасы да.

Турнирда районның барлык балалар бакчалары катнашты. Катнашучыларның яше - 5 яшь, барлыгы  -185 бала. Кечкенә спортчыларның барысы да шахмат уйнарга ярата, җиңү яуларга омтыла. Алар интеллектуаль уенга җитди карашы, акыл тизлеге һәм хәрәкәтләрне исәпләү осталыгы белән гаҗәпләндерделәр. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча һәр мәктәпкәчә учреждениедән финалда катнашачак бер финалист билгеләнде. Финал 29 мартта Сосновый Бор бистәсенең «Кояшлы» балалар бакчасында узачак.

/ Район мәгариф идарәсе фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев